Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган фотограф Шамил Абдюшев вафат


Шамил Абдюшев (1949-2019)
Шамил Абдюшев (1949-2019)

Казанда танылган фотограф Шамил Абдюшев 69 яшендә вафат булды. Соңгы айларда ул каты авырый иде.

Шамил Абдюшевның хатыны Луиза ханым Азатлыкка хәбәр итүенчә, сишәмбе ул хастаханәгә җыенган, ләкин кинәт хәле бетеп, өзелгән. Йөрәге, бөерләре авырта иде диде хатыны.

Абдюшев Казанда җирләнәчәк, әлегә хушлашу вакыты һәм җирләнү урыны билгеле түгел.

Шамил Абдюшев 1949 елда Казанда туа. 1967 елда Мәскәүнең тукыма сәнәгате институтына читтән торып аяк киеме ясаучы белгечлегенә укырга керә. Әмма укуын яратмый. Алтынчы курста әтисе аңа фотоаппарат алып бирә һәм шуннан бирле ул фотога төшерү белән мавыга башлый, укуын ташлап, "Татфлот"ка фотограф булып эшкә керә.

Шамил Абдюшев Татарстанда билгеле фотограф. Ул республика газеталарында да, соңрак бәйсез фотограф буларак та эшләде. Үзенең гаделлек яратуы, тугры сүзле булуы аркасында кайчандыр дәүләт матбугат басмасындагы эшеннән дә җибәрелгән иде. Соңгы елларда Матбугат.ру, "Бизнес-онлайн" басмалары белән хезмәттәшлек итте. Казанда узган бер генә мөһим чараны калдырмый иде. Азатлыкта да аның күп кенә фоторепортажлары чыкты.

XS
SM
MD
LG