Accessibility links

Татарстан президенты эш сәфәре белән Чехиягә килде


Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров Danaflex заводы ачылышында, уңда Danaflex җитәкчесе Айрат Бәширов
Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров Danaflex заводы ачылышында, уңда Danaflex җитәкчесе Айрат Бәширов

5-6 март Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Русия-Чехия хөкүмәтара комиссия утырышларында катнаша. Русия делегациясенең бер вәкилен Чехиягә кертмәгәннәр.

Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 5 мартта эш сәфәре белән Чехиягә килде. Ул Чехия-Русия хөкүмәтара икътисади, сәнәгати һәм фәнни-технологик хезмәттәшлек комиссиясе утырышларында катнашачак. Русия делегациясен сәнәгать министры Денис Мантуров җитәкли.

6 мартта Миңнехановның "Чехия-Русия сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләре: бүгенге халәте һәм перспективалары" конференциясендә катнашуы каралган.

Сишәмбе Чехиянең Простеёв шәһәрендә Татарстанның Danaflex ширкәтенең заводы ачылды. Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов белән Денис Мантуров та катнашты.

Моннан тыш, Татарстан президенты Чехиянең авыл хуҗалыгы министры һәм Чехия президенты Милош Земан белән очрашачак дип хәбәр ителә.

Шул ук вакытта Чехия хакимиятләре Мантуров делегациясенең бер вәкилен илгә кертмәгән. Ул Чехиягә керү тыелган "теләнмәгән затлар" исемлегендә булган. Бу хакта Deník N басмасы яза. Әлеге кешенең исеме аталмый, ул бары Русия күзләү хезмәте вәкиле дип белдерелә. Моны Чехия махсус хезмәтләренә Көнбатышның башка илләрендәге хезмәттәшләре дә раслаган. Чехия тышкы эшләр министрлыгы әлеге хәлгә аңлатма бирмәде. Русия илчелеге Чехия тышкы эшләр министры урынбасарына бу уңайдан мөрәҗәгать җибәргән, дип яза Русия мәгълүмат агентлыклары. "Моның дустанә гамәл түгеллеген, Русия-Чехия мөнәсәбәтләренең сыйфатына туры килмәвен һәм җавапсыз калмаячагын искәрттек", дигәннәр илчелектә.

XS
SM
MD
LG