Accessibility links

Кайнар хәбәр

Югары мәхкәмә Батырхан Әгъзамовны сак астына алу хөкемен үз көчендә калдырды


Батырхан Әгъзамов
Батырхан Әгъзамов

6 мартта Татарстанның Югары мәхкәмәсе татар активисты Батырхан Әгъзамовка Казанның Киров районы мәхкәмәсе чыгарган карарны үз көчендә калдырды.

Активистка Вконтактедагы өч пост өчен өч тәүлеккә административ сак астына алу җәзасы бирелгән иде.

Азатлыкка башка бер активист Наил Нәбиуллин сөйләвенчә, утырышка җәмәгать яклаучысы да кертелмәгән. "Утырыш бик тиз үтте, карар үз көчендә калды", диде ул.

5 мартта Казанның Киров районы мәхкәмәсендә Батырхан Әгъзамовны администартив кодексның милләтара нәфрәт уяту турында маддәсе нигезендә өч тәүлеккә сак астына алу карары чыкты. Яңа эш Вконтактедагы постлар өчен ачылган иде. Экстремизм өчен җәза йомшартылганнан соң, бу Татарстанда административ маддә нигезендә чыгарылган беренче карар булды. Һәрхәлдә моңа кадәр чыгарылганнары турында билгеле түгел. "Сова" аналитика үзәге мәгълүматына караганда, әлеге маддә нигезендә Русиядә унлап кеше җавалылыкка тартылган. Ул эшләрнең барысы да февральдә каралган.

XS
SM
MD
LG