Accessibility links

Кайнар хәбәр

Батырхан Әгъзамов өч тәүлеккә административ сак астына алуга хөкем ителде


Батырхан Әгъзамов мәхкәмә бинасында
Батырхан Әгъзамов мәхкәмә бинасында

Мәхкәмә милләтара нәфрәт уяту турында маддә нигезендә активистны өч тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды.

Казанның Киров районы мәхкәмәсендә "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Батырхан Әгъзамовны администартив кодексның милләтара нәфрәт уяту турында маддәсе нигезендә өч тәүлеккә сак астына алу карары чыкты. Яңа эш Вконтактедагы постлар өчен ачылган иде. Экстремизм өчен җәза йомшартылганнан соң, бу Татарстанда административ маддә нигезендә чыгарылган беренче карар булды. Һәрхәлдә моңа кадәр чыгарылганнары турында билгеле түгел. "Сова" аналитика үзәге мәгълүматына караганда, әлеге маддә нигезендә Русиядә унлап кеше җавалылыкка тартылган. Ул эшләрнең барысы да февральдә каралган.

Федераль иминлек хезмәтенең Татарстан идарәсе Әгъзамовның Вконтакте сәхифәсен тикшергәннән соң экстремизм сыйфатлары булган берничә постка тап була. Ул аларны 2015 елдан 2018 елга кадәр вакыт аралыгында урнаштырган диелә. Материаллар урыслар һәм татарлар арасында милли дошманлык уятуга юнәлтелгән дип белдерелә.

Мәхкәмәдә Әгъзамовны "Правозащита Открытки" юристы Эльза Нисанбекова яклады. Алар әлеге карарны шикаять итәргә җыена.

Администартив эш февраль уртасында ачылган иде.

Активист бу яңа эш ачылуны үзенең милли хәрәкәттә катнашуы белән бәйләп аңлата. "Минем кебек үз карашлы кешеләр Русиягә һәм безнең республика хакимиятләренә һәм махсус хезмәтләренә кирәк түгел, чөнки якын киләчәктә Татарстан башка төбәкләр белән берләштерү аркасында юкка чыгарга мөмкин. Шуңа күрә минем кебек кешеләргә каршы төрлечә басым ясау чаралары кулланыла" ди Әгъзамов.

Активист сүзләренчә, аңа гаепләү белдерүгә нигез булган материаллар берсе дә экстремистик түгел, "моны һәркем минем социаль челтәрдәге битемә кереп карый ала, минем милләтара нәфрәт яки дошманлык уяту ниятем юк" ди ул.

Узган елның ноябрендә Казанның Киров районы мәхкәмәсе Батырхан Әгъзамовны Вконтактедагы төркемдә кельт хачы сурәте элеп, наци тамгасын пропагандалауда гаепләп биш тәүлеккә административ сак астына алу карары чыгарган иде.

XS
SM
MD
LG