Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөхлисә Бубый кебек шәхесләр мөслимәләргә үрнәкме?


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

6 март Казанның Галиев мәчетендә Мөхлисә Бубый (Буби) тууына 150 ел тулу уңаеннан "Мөхлисә Бубый феномены яки татар мөслимәләренең гаиләдә һәм өммәттә тоткан урыны" дигән темага түгәрәк өстәл үтте.

Түгәрәк өстәлдә дин һәм җәмәгать эшлеклеләре "Бүгенге көндә татар мөслимәләре гаиләнеме әллә җәмәгать эшенме өстен күрергә тиеш?" дигән сорауга фикер алышты. Чарада катнашкан РИИның татар теле һәм милли әдәбият кафедрасы мөдире Рәфилә Гыймазова фикеренчә, Мөхлисә Бубый яшәгән чор белән хәзерге заманның аермасы зур, шуңа күрә дә хәзерге көндә хатын-кызлар гаиләне өстен күрергә тиеш дип сөйләде.

Мөхлисә Бубый кебек шәхесләр мөслимәләргә үрнәкме?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:52 0:00

"Бүгенге көндә карьера төзүче мөслимә хатын-кызларыбыз шактый. Милли җанлы баланы үстерү эше күбесенчә ана өстендә тора. Мөхлисә Бубый кебек шәхесләрне үстерер өчен аның алдына балачактан ук дөрес максатлар куярга кирәк. Безне, мәктәпне яхшы билгеләргә тәмамлап, уку йортында югары белем алып, әйбәт һөнәр сайласаң – кеше булырсың дип тәрбияләделәр, безнең алда беренче урынга шундый максат куйдылар. Максатлар тар булды дип әйтик, шуңа күрә дә бәлки без бүген милли мәсьәләләр буенча да, узган елда күтәрелгән тел мәсьәләсендә дә шундый хәлдә калганбыздыр.

Рәфилә Гыймазова
Рәфилә Гыймазова

XIX гасыр белән хәзерге заманны чагыштырсак, элек тә бай мөселманнар булган, бүген дә аларның саны җитәрлек, ләкин элек алар артык акчаларына балалар өчен мәдрәсәләр төзегән, халыкның рухи яктан үсеше мәнфәгатен кайгыртып яшәгән. Без хәзер артык акчабыз барлыкка килсә, машина, фатир алырга омтылабыз. Бу бер уйлаганда начар түгел әлбәттә, ләкин менә шундый аерма, максатларыбыз никадәр тар икәнлеген күрсәтә. Шуңа күрә дә бүгенге көндә татар мөслимәләре гаилә, балаларны дөрес тәрбияләүгә, алар алдында киң максатлар кую өстендә ныграк эш алып барырга тиештер минемчә" диде Рәфилә Гыймазова.

Нәзарәтнең голамә шурасы сәркатибе Рөстәм Нургалиев хатын-кызлар һәм ир-атларның исламда булган хокуклары турында сөйләде. Ул элек ата-аналар балаларына ир-хатынны сайлаган күренешне искә төшерде:

Рөстәм Нургалиев
Рөстәм Нургалиев

"Мин гаиләдә шәригать кануннары үтәлү-үтәлмәвенең сәбәбен дөрес булмаган сайлауда күрәм. Безнең әби-бабайларыбызда заманында бик күркәм гореф-гадәт булган, баласына булачак ир-хатынны ата-ана сайлаган. Кызганычка, бүгенге көндә мондый күренеш сакланмаган, ләкин мин гел шуны әйтеп киләм, үз баласына ирне әтисе сайларга тиеш. Баласын яхшырак белгән, аның хыялларын, холкының нечкәлекләрен ата-анадан да яхшырак белгән кеше юк. Мәсәлән, минем кызымның интелектуаль үсеш дәрәҗәсе югары, аның нәрсәгә өстенлек биргәнен яхшы беләм, шуны белә торып мин аңа үзеннән ким булган парны сайларга мөмкинлек бирмәячәкмен. Мин бу мәсьәләне гел әйтеп торам, минем белән килешмәүчеләр дә, каршы торучылар да шактый, ләкин дөресе шул, бу мәсьәләдә аек уй белән эш итәргә кирәк. Ярату хисе ул әлбәттә бик әйбәт хис, ләкин, биредә балаңның киләчәк язмышы торганда аек уй кирәк.

​Хатын-кыз өчен беренче урында гаиләме яисә иҗтимагый эшме дигән темага килгәндә, хатын-кыз ислам динендә әйтелгән юнәлеш буенча гына барырга тиеш дип фикерләү бик үк дөрес булмастыр. Ислам хокукын нигез итеп алырга кирәк, ә гаилә моделе төрле булырга мөмкин. Иң мөһиме – шәригать кануннарына каршы килмәсен һәм ир белән хатын арасында килешенгән булсын. Бер гаиләдә хатынның дөрестән дә иҗтимагый эшләр белән шөгыльләнгәнен күреп була, икенче гаиләнең хатынын гомумән күргән дә юк, чөнки ул өйдә генә утыра. Ике мисал да булырга хаклы. Ниндидер кысаларга хатын-кызны кертеп утырту дөрес түгел" диде Рөстәм Нургалиев.

"Мөхлисә Бубый феномены күбрәк уңаймы, әллә тискәре күренешме?" дигән сорауга Рөстәм хәзрәт "иҗтимагый яктан караганда уңай яклары күбрәк" дип әйтте. "Бүгенге көндә карасак, мәчет, мәдрәсәләрдә укыту эшләре, иҗтимагый эшләрне алып баруда күбесенчә хатын-кызлар катнашканын күрәбез. Һәм бу дөрестер дә. Шулай ук Мөхлисә Бубый кебек мөслимәләр, татар хатыннары ир-атлар тарафыннан кимсетелгән, кыйналган дигән һәм җәмәгатьчелек, бигрәк тә мөселман булмаганнарның күңелендә тирән төпләнгән стереотипларны юк итәргә ярдәм итә алган мисал" диде ул.

Мөхлисә Бубый

Мөхлисә Бубый (1869–1937) – мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый, педагог.

XS
SM
MD
LG