Accessibility links

Милли мәдәният музее Казанның Бауман урамына күчә


Бауман урамындагы 3-нче йорт (Google Street View)
Бауман урамындагы 3-нче йорт (Google Street View)

Казанның Милли мәдәният музеен шәһәр үзәгендәге буш торучы бинага күчерәчәкләр. Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган җыелышта шундый карар кабул ителде.

"Казанның Бауман урамы, 3 адресындагы буш торучы бинада яңа шәһәр музее булдыру турында карар кабул ителде", диелгән Татарстан хөкүмәтенең рәсми сайтында.

Бу бина – 1780 елда төзелгән шәһәр магистраты бинасы. Элегрәк ул мәдәни мирас объекты статусы алган иде.

"Бу чын мәгънәсендә шәһәр музеен, Казан музеен булдырырга мөмкинлек бирәчәк, ул җәяүлеләр йөри торган урамда, метро янында, шулай ук безнең төп музейларыбызга да якын. Бу тагын да күбрәк туристлар җәлеп итәргә, борынгы Казан тарихына игътибарны арттырырга мөмкинлек бирәчәк", дигән Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә.

Милли мәдәният музееның баш саклаучысы Индүсә Минһаҗева Азатлыкка "Без президентка урын сорап хат язганда, Болгар кунакханәсе һәм Магистрат йорты буш тора дип үзебез язган идек, әмма әле барып караган юк. Архитекторлар, төзүчеләр белән барып карап, нинди төзекләндерү эшләре башкарырга кирәклеген карыйсы бар. Күргәзмәләр уздыру өчен урын җитә микән, анысын да белешергә кирәк", диде.

Индүсә Минһаҗева
Индүсә Минһаҗева

Аның сүзләренчә, музейның бу бинага күчүе начар түгел. "Музей аерым бинада булып, шәһәр үзәгендә урнашуы, җәяүлеләр йөри торган урамда, туристлар күп йөри торган җирдә булуы күбрәк мөмкинлекләр ача", диде Минһаҗева.

7 мартта Казан шәһәр башкарма комитеты Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге активистларына "Милли мәдәният музеен юк итүгә каршы" пикет уздыруга рөхсәт бирде. Чараны 11 мартта Кәрим Тинчурин бакчасында уздырачак активистлар музейны "Казан" милли-мәдәни үзәгеннән чыгаруга ризасызлык белдерә. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка музей өчен яңа уңайлы урын табылу карары булса да, пикет барыбер узачак, музей барыбер элеккечә сакланып калмаячак инде дип белдерде.

XS
SM
MD
LG