Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда "Милли мәдәният музеен юк итүгә каршы" пикет уздыруга рөхсәт бирелгән


Музейны яклау чарасы, 2018 елның ноябре
Музейны яклау чарасы, 2018 елның ноябре

Чара 11 мартта Кәрим Тинчурин бакчасында узачак.

Казан шәһәр башкарма комитеты Бөтендөнья татар иҗтимагый үзәге активистларына "Милли мәдәният музеен юк итүгә каршы" пикет уздыруга рөхсәт биргән. Чара 11 мартта Кәрим Тинчурин бакчасында булачак.

Татарстан милли китапханәсен киләчәктә "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына, ә андагы Милли мәдәният музеен башка урынга күчерү турында белдерелгәннән соң җәмәгатьчелек моңа каршы чыкты. Ялгыз пикетлар булды, түрәләргә хатлар язылды.

Күптән түгел Милли мәдәният музеендагы экспонатларны тартмаларга тутыра башлаулары турында хәбәр ителгән иде. Музейның баш саклаучысы Индүсә Минһаҗева Азатлыкка белдергәнчә, музейда барлыгы 50 мең экспонат бар. Шуларның өч меңе күргәзмәгә куелган. Хәзер шулар махсус тартмаларга тутырыла. Бу эш ике айга сузылыр дип көтелә.

"Безгә бүтән бина вәгъдә итәләр. Ләкин ул бинаның кайда булачагы билгеле түгел. Музей әйберләре вакытлыча рәссам Илдар Зариповның галерея-студиясендә сакланачак. Ә аннан соң Милли мәдәният музее язмышы ничек булачагы турында ачыклык юк", дигән иде Минһаҗева.

Соңрак Казан Кирмәненең рәсми вәкиле милли музей экспонатлары югалмаячак, хезмәткәрләр эшсез калмаячак дип "тынычландырды". 7 мартта бу турыда киңәшмә булачак, шуннан соң гына музей урынын хәбәр итә алачакбыз диде ул.

XS
SM
MD
LG