Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге илләре паспортларын 2017 елда 21 мең русияле алган


2017 елда Европа берлегенең кайсы да булса дәүләте ватандашлыгын 21 мең русияле алган.

2017 елда Европа берлегенә кергән 28 дәүләтнең ватандашлыгын 825 мең чит ил кешесе алган. Бу хакта Европа берлегенең Статистика идарәсе (Eurostat) хәбәрендә языла.

Алдагы еллар белән чагыштырганда Европа берлеге паспортын алучылар саны кимегән. 2015 елда андыйлар 841 мең, ә 2016 елда 996 мең кеше булган.

Европа берлеге ватандашлыгын 2017 елда иң күбе Марокко кешеләре алган. Икенче урында Албания, өченчедә - Һиндстан.

Русия исемлектә тугызынчы урында тора. 2017 елда Европа берлегенең кайсы да булса дәүләте ватандашлыгын 21 мең русияле алган. Украина 11нче урында - 19 мең кеше.

Европа берлеге паспорты алган русияләрнең чиреге диярлек Германия ватандашы булган. Икенче урында - Франция, өченчедә - Финляндия.

2017 елда Кыпрыста, Мальтада, Литва һәм Финляндиядә ватандашлык алуда Русия беренче урында тора. Чехия, Болгария һәм Эстония папортларын алучылар арасында русияләр икенчедә.

2017 елда Кыпрыс ватандашлыгын 1,3 мең русияле алган. Киләсе елда әлеге ил инвесторлар өчен ватандашлык яки "алтын паспортлар" бирүне кырыслатырга җыена. Мондый паспортлар ил икътисадына зур акча кертүчеләргә бирелә. Алар арасында русияләр күп. "Алтын паспорт"ларны Мальта да бирә. Әлеге ил хакимияте бу програм нигезендә ватандашлык алучыларның исемлеген ел саен чыгарып бара. Алар арасында Русиянең танылган эшмәкәрләре дә бар.

XS
SM
MD
LG