Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан югары мәхкәмәсе Яшел Үзәндә күп балалы ялгыз ананы йортыннан чыгара


Миләүшә Терскова 10 мартта митингка да чыккан иде
Миләүшә Терскова 10 мартта митингка да чыккан иде

Татарстан югары мәхкәмәсе Яшел Үзән шәһәр мәхкәмәсе карарын үзгәртте. Ул Миләүшә Терскованы һәм аның балаларын башка фатир бирми генә йорттан чыгару карары кабул итте.

11 мартта Татарстан югары мәхкәмәсе күп балалы ялгыз ана Миләүшә Терскованы һәм аның өч баласын Яшел Үзәндәге каза хәлендәге йорттан чыгару карары кабул итте. Бу хакта Терскова Idel.Реалиига сөйләгән.

2018 елда Яшел Үзән шәһәре мәхкәмәсе Терсковага социаль аренда нигезендә фатир бирү карары чыгарган иде. Әмма шәһәр идарәсе моны үтәүдән баш тарты һәм Татарстан югары мәхкәмәсенә шикаять итте.

Бүген югары мәхкәмә шәһәр мәхкәмәсе карарын үзгәртте. Ул Терскованы һәм аның балаларын башка фатир бирми генә йорттан чыгару карары кабул итте.

Миләүшә Терскова элегрәк сөйләвенчә, ул бу фатирны ана капиталы акчасына алган һәм аның каза хәлендә булганын белмәгән. Хакимиятләр дә сатып алу вакытында бу хакта аңа берни әйтмәгән.

Яшел Үзән идарәсе каза хәлендәге йортлардан 400 гаиләне чыгара. Былтыр җәйдән бирле гаиләләр мәхкәмә юлында йөри. Кайбер йортларда электр-газ тәэминатлары өзелгән.

Йортларыннан мәҗбүри чыгарылучы гаиләләр кайда яшәргә белми. Хакимиятләр аларга дүрткел метры өчен 11 мең сумнан компенсация тәкъдим итә һәм Татарстан президенты каршындагы Дәүләт торак фонды төзегән йортларның берсеннән ипотекага фатир алу мөмкинлеге бирә.

Яшел Үзәндә каза хәлендә дип бәяләнгән йортта 93 яшьлек Мәрфуга Һадиева да яши. Ул да йортыннан китәргә теләми. Әлеге тыл ветеранының проблемына Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин да игътибар итте. Ул тикшерүчеләргә җирле хакимиятләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирергә һәм Яшел Үзән халкының каза хәлендә булган йортлардан күченү програмы үтәлешенә зарларын өйрәнергә кушты. Соңрак Татарстан хакимиятләре хәбәр итүенчә, үз-үзен танытырга теләмәгән хәйрияче Мәрфуга Һадиевага яңа фатир алуда ярдәм итүе турында белдергән. Һадиеваның кызы Дания Перминова Азатлыкка андый хәйрияченең үзләре белән элемтәгә кермәгәнлеген белдерде һәм аны "шикле химаяче" дип атады.

XS
SM
MD
LG