Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Путинны җирләүдә" гаепләнүче активист 28 тәүлеккә сак астына алынды


Чаллыда "Путин кабере" инсталляциясе
Чаллыда "Путин кабере" инсталляциясе

Кәрим Ямадаев Административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру яки уздыру тәртибен кабаттан бозу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

12 март Чаллы мәхкәмәсе 37 яшьлек җирле активист Кәрим Ямадаевны Русия президенты Владимир Путинны "җирләү чарасын" оештыру өчен 28 тәүлеккә сак астына алу карары чыгарды. Бу хакта аның адвокаты Рузил Миңгалимов хәбәр итте.

Ямадаев Административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру яки уздыру тәртибен кабат бозу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды. Миңгалимов карарны шикаять итәчәген белдерде.

10 март Чаллының тикшерү комитеты янында Русия президенты Владимир Путин кабере итеп ясалган инсталляция урнаштырылды. Әлеге чараны оештыруда шикләнелүче активист Кәрим Ямадаев тоткарланды. Ул полиция бүлегендә якшәмбе кичтән бирле утырды.

"Путин ирекле интернетны күмде — Чаллы халкы Путинны җирләде", дип аңлатты оештыручылар.

Быел гыйнварда Кәрим Ямадаевны Чаллыда сәяси репрессияләр корбаннары истәлегенә "һәйкәл" куюы өчен сигез тәүлеккә сак астына алганнар иде инде.

XS
SM
MD
LG