Accessibility links

Кайнар хәбәр

Роскомснаббанкның 22 млрд сум бурычы бар


Роскомснаббанкның 22 млрд сум бурычы бар
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:07 0:00

Башкортстандагы лицензиясез калган Роскомснаббанкның физик затларга 18 млрд, эшкуарларга һәм ширкәтләргә 4 млрд сум бурычы бар. Бу хакта республиканың Милли банкы рәисе Марат Кашапов белдерде. 7 мартта Русия үзәк банкы әлеге банкның лицензиясен алган иде. Әлеге карар Роскомснаббанкның банклар эшчәнлеген көйләүче кануннарны һәм норматив актларны үтәмәве, "Җинаятьчел юл белән алынган керемнәрне легальләштерүгә һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору турындагы" канун таләпләрен ел дәвамында берничә тапкыр бозуы, кредиторлар һәм акча кертүчеләр мәнфәгатьләренә янаучы гамәлләр кылуы өчен чыгарылган диелде. Үзәк банк хәбәрендә язылганча, Роскомснаббанк җитәкчелеге гамәлләрендә "финанс пирамидасы" сыйфатлары булган схема ачыкланган. Пенсияләрен шушы банк аша алучы өлкән яшьтәгеләр хәзер аеруча авыр хәлдә калды. Банк хисапларындагы 1 млн 400 мең сумга кадәр булган акчалар хисапларны иминиятләштерү агентлыгыннан бер яки берничә банк аша аларның ияләренә кайтарылачак. Хисапларында шул суммадан артык акча булганнарның калган өлешне ничек алачагы билгесез. Акчаларны кайтару 21 марттан да соңга калмый башланыр дип көтелә. 2018 ел ахырында Роскомснаббанк, "Русиянең иң яхшы төбәк банкы" номинациясендә җиңеп, икътисад һәм финанс өлкәсендә бирелүче Столыпин исемендәге халыкара премия белән бүләкләнде. Ул чакта Роскомснаббанк идарәсе рәисе Флүр Галләмов "Илнең банк системын булдыруда без китапларга түгел, үзебезнең тәҗрибәгә таяндык. Без һәрвакыт гадел һәм ышанычлы булдык", дип белдергән иде.

XS
SM
MD
LG