Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Вәкилләр пулаты Кремль һәм Путинга каршы кануннарны хуплады


АКШ Вәкилләр пулаты утырышы
АКШ Вәкилләр пулаты утырышы

АКШ Вәкилләр пулаты Кремльнең агрессив сәясәтенә каршы яңа кануннар кабул итте һәм президент Владимир Путин эшчәнлеге белән бәйле коррупцияне тикшерүне таләп итте.

KREMLIN Act дип аталган канун өлгеләренең берсе АКШ сәясәтенә Русия тыкшынуын киметү һәм аның күзләү челтәрләрен чикләү белән бәйле. Документ АКШ дәүләт күзләве башлыгы Дэн Коутстан 90 көн эчендә "Русиянең сәяси җитәкчелеге ниятләрен", Мәскәү тарафыннан АКШ һәм НАТОга карата ихтимал куркынычларны бәяләп, хисап ясарга кушты.

Владимир Путин белән бәйле канун өлгесе Америка күзләү хезмәтеннән Русия президентының керемнәре һәм милке турында мәгълүмат тапшыруны таләп итә. Документ авторларының берсе, Республикан фиркасе вәкиле Элис Стефаник Владимир Путин һәм аның коррупциягә баткан беректәшләре бөтен дөньяда демократияне көчсезләндерергә, әхлаксыз ысуллар белән сәяси контрольне ныгытырга омтыла дип белдерде. Алар җаваплылыкка тартылырга тиеш ди Стефани.

Документка ярашлы, канун гамәлгә кергәннән соң 180 көн эчендә АКШның дәүләт күзләве җитәкчесе дәүләт секретаре һәм финанс министры белән берлектә Русия президентының шәхси байлыгы турында хисап әзерләргә тиеш.

Канун өлгесе гамәлгә керсен өчен аны Сенат хупларга һәм президент имзаларга тиеш.

  • Кремль элегрәк бу канун өлгесен җитди кабул итмәскә чакырды. Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Путин "бу инициатива турында белмидер", диде.
  • 2017 елның июлендә Hermitage Capital фонды башлыгы Уильям Браудер АКШ Сенаты комитеты утырышында Русия президенты Путинны дөньяда иң бай кеше дип санавын белдерде. Браудер Путинның байлыгын 200 млрд доллар дип бәяли. Браудерның үзен Русиядә финанс җинаятьләрендә гаеплиләр.
  • 2018 елның гыйнварында АКШ финанс министрлыгы Конгресска "Кремль хисабы" дип аталган, Путинга якын түрәләр һәм эшмәкәрләр, хакимиятләр белән элемтәләре булган ширкәтләр исемнәре кергән документны ​тапшырган иде. Документка 210 кеше исеме кергән. "Кремль хисабында" татарстаннар да бар.
XS
SM
MD
LG