Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар активистлары Нәүрүз бәйрәмен Казан үзәгендә уздыруны сорый


Казанда Нәүрүз бәйрәме
Казанда Нәүрүз бәйрәме

"Азатлык" татар яшьләре берлеге "Нәүрүз" бәйрәмен Казан үзәгендә уздыруны сорап Татарстан мәдәният министры Ирада Әюповага мөрәҗәгать иткән.

"Азатлык" берлеге рәисе вазифаларын башкаручы Рәфыйк Кәримуллин Азатлыкка әйтүенчә, "Нәүрүз” бәйрәме соңгы елларда шәһәр читендәрәк - Казан ипподромында уза.

"Без әлеге бәйрәмнең тар кысаларда - Халыклар дуслыгы йорты сәнгать төркемнәре катнашлыгында гына узуына борчылабыз. Шуңа без министр Ирада Әюповадан бәйрәмне халык күп йөри торган урында, мәсәлән Камал театры каршында яисә "Казан" гаилә үзәге янында уздыруны сорадык.

Урысларның "Май чабу" бәйрәме шәһәр кешеләре яратып йөри торган "Казан" гаилә үзәге янында узды, татарларның бәйрәмнәре шәһәр читендә оештырыла", диде ул.

Мәдәният министрлыгыннан кала әлеге хатны "Азатлык" берлеге Казан шәһәр башкарма комитетына да юллаган.

Нәүрүз 21 мартта төн белән көн тигезләшкәндә бәйрәм ителә. Бәйрәмнең исламга турыдан-туры кагылышы юк, ул милли гореф-гадәт буларак билгеләнә. Былтыр Казанда бәйрәм итүне 24 мартка кичектереп, анда түрәләрнең рәсми чыгышлары да күп булды.

XS
SM
MD
LG