Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны "җирләү" чарасын" оештырган өчен сак астына алынган Ямадаев ачлык тота


Кәрим Ямадаев
Кәрим Ямадаев

Кәрим Ямадаев 10 марттан бирле су гына эчеп тора.

12 март көнне Чаллыда Русия президенты Владимир Путинны "җирләү" чарасын оештырган өчен 28 тәүлеккә сак астына алынган Кәрим Ямадаев ачлык тота. Бу хакта "Idel.Реалии"га аның мәхкәмә яклаучысы Рузил Мингалимов әйтте.

"Бүген иртән аңа шалтыраттым. Ул тоткарланганнан бирле, ягъни 10 март кичке сәгать алтыдан башлап бары су гына эчә", диде Мингалимов.

10 март Чаллының тикшерү комитеты янында Русия президенты Владимир Путин кабере итеп ясалган инсталляция урнаштырылды.

Путин "кабере"
Путин "кабере"

"Путин ирекле интернетны күмде - Чаллы халкы Путинны җирләде", дип аңлатты бу чараны оештыручылар.

Чараны оештыруда шикләнелүче 37 яшьлек җирле активист Кәрим Ямадаев тоткарланды. Ул полиция бүлегендә якшәмбе кичтән бирле утырды.

12 мартта мәхкәмә булды. Ямадаев административ хокук бозулар кодексының митинглар оештыру яки уздыру тәртибен кабат бозу маддәсе нигезендә гаепле дип табылды.

Быел гыйнварда Ямадаевны Чаллыда сәяси репрессияләр корбаннары хөрмәтенә "һәйкәл" куюы өчен сигез тәүлеккә сак астына алганнар иде инде. Мингалимов әйтүенчә, ул вакытта да Ямадаев ачлык тоткан булган.

XS
SM
MD
LG