Accessibility links

Кайнар хәбәр

Компьютерны башкортча шигырь язарга өйрәткән Борис Орехов: "Ул илһам килгәнне көтеп утырмый"


Борис Орехов
Борис Орехов

Борис Орехов компьютерны башкорт телендә шигырь язарга өйрәтүе турында сөйләде. Ул телнең абруе хакимияткә түгел, ә активистларга бәйле булуын әйтә.

Тел белгече һәм програмчы Борис Орехов башкорт телендә шигырьләр яза алучы нейрон челтәр булдырган. Ясалма акыл тудырган шигъри тәҗрибәләр "Ватандаш" журналының февраль санында дөнья күрде.

Галимнең башкорт теле белән кызыксынуы юктан гына түгел. Борис Уфада туган, Башкорт дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. Берничә ел югары уку йортында укыткан, аннары Мәскәүгә күчкән һәм 2012 елда Югары икътисад мәктәбендә эшли башлаган.

2007 елда ул програмлау нигезләрен өйрәнергә булган һәм тиздән урыс телендә шигырь яза алучы нейрон челтәр булдырган. "Нейролирика" исемле шигырьләр җыентыгы узган көз басылып чыкты. Орехов компьютерны башкорт телендә шигырь язарга өйрәтүе турында безгә дә сөйләде.

Борис Орехов
Борис Орехов

– Сигез ел элек Башкорт дәүләт университеты доценты Азамат Галләмов белән без 100 башкорт шагыйре китапларын дигитальләштердек. Аннары нейрон челтәрне башкорт шигъри теленә өйрәттек. Бу бик күп вакыт таләп итә, аның артында бик катлаулы хисаплау процесслары тора. Беренче шигырьләр өч ел элек язылды. Әмма бу хакта мәгълүмат "Ватандаш" журналында күптән түгел генә чыкты. Шуңа күрә нейрон челтәрнең башкорт телендә шигырь язуы яңалык түгел. Яңалык шул: нейрон челтәрнең җимеше ниндидер мәдәни яссылыкка керде.

Борис Орлов програмы чыгарган шигырь
Борис Орлов програмы чыгарган шигырь

– Ни өчен бу хакта күптән язмадылар? Башкорт телендә шигырьләр язарга сәләтле нейрон челтәр булдырылуга инде өч ел узган бит.

– Нейрон челтәр язган шигырьләрне алдың да бастырдың түгел. Ул текстка кереш, аңлатма кирәк. Мин урыс телендә яздым һәм аны башкорт теленә тәрҗемә итү кирәк иде. Әмма тәрҗемәчене тиз таба алмадым, ниндидер аңлашылмаган сәбәпләрдән күпләр баш тартты. Ниһаять, Башкорт дәүләт университеты укытучысы Искәндәр Сәетбатталов ризалашты.

– Сез башкорт телендә шигырьләр китабы чыгарырга җыенасызмы?

– Бу хакта сүз булды. Әмма аны башыннан азагына кадәр мин ясарга тиеш түгел. Активистлар бар. Тел белән бәйле активлыкны мин нык хөрмәт итәм. Активистлар бу хакта уйланган иде, азагынача башкарып чыгарлармы – белмим.

– Ә компьютер чыгарган шигырьләр инде күпме?

15 шигырь кирәк булса, бер төймәгә басасың, ике томлык җыентык кирәк булса, башка төймәгә басасың

– Компьютер бит илһам килгәнне көтеп утырмый. Бер төймәгә басасың да, шигырь инде әзер. Ягъни 15 шигырь кирәк булса, бер төймәгә басасың, ике томлык җыентык кирәк булса, башка төймәгә басасың.

– Бу башкорт теле статусы өчен әһәмияткә ияме?

– Минемчә, бу мөһим социаль гамәл. Мондый дигитал сынаулар өлкәсендә куллану телнең кирәклеген, абруен һәм аның яшәргә хокукын күрсәтә. Минемчә, башкорт теле нәкъ шундый. Әмма бу ни өчендер матбугатта искә алынмый. Башта компьютерның шигырь язуы тәҗрибә буларак урыс телендә кулланылды. Аннары башкорт телендә нейрон челтәр тарафыннан булдырылган шигырьләр чыкты һәм бу Русия халыклары телләре арасында беренче шундый проект. Әлбәттә, бу башкорт әдәбияты тарихына ниндидер зур өлеш кертү түгел. Бу – беренче чиратта башкорт теле абруен һәм социаль капиталын яклау. Шигъриятне түгел, ә нәкъ телне.

Компьютер башкортча шигырь яза
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:46 0:00

– Башкорт теле белгечләре бу шигырьләрнең әдәби ягын ничек бәяли?

– Әдәби ягына килгәндә, ул, әлбәттә, шикле инде. Мин хәзер нәкъ "Ватандаш"та чыккан шигырьләр турында әйтмим. Мин гомумән нейрон челтәр язган шигырьләрне истә тотам. Алар, әлбәттә, чит планетча. Ягъни бөтенләй гадәти түгел, әмма кызык. Без бит ниндидер образларга, чагыштыруларга, рифмаларга күнеккән, ә нейрон челтәр аны үзгәртеп, бөтенләй без көтмәгән текст китереп чыгара. Бу башкорт поэзиясенең кечкенә моделе.

– Сез киләчәктә бу тәҗрибәне башка телләрдә дә кулланырга планлаштырасызмы?

Башкорт дәүләт университеты студентларына нейрон челтәр тарафыннан язылган һәм чын шагыйрь язган шигырьләрне күрсәттем

– Юк планлаштырмыйм. Мин инде ясадым. Нейрон челтәрне хорват телендә шигырьләр язарга өйрәттем. Русиядәге башка халыкларның телләренә килгәндә, аны эшләү авыр. Аның өчен бик күп дигитальләштерелгән шигырь текстлары кирәк. Ә бу - проблем. Урыс шигърияте яхшы дигитальләштерелгән. Башкортныкын без үзебез эшләдек. Бәлкем татарлар да бу өлкәдә эшлидер. Аннары, хәзерге җәмгыять шигърият белән әлләни кызыксынмый. Мин эксперимент ясадым: Башкорт дәүләт университеты студентларына нейрон челтәр тарафыннан язылган һәм чын шагыйрь язган шигырьләрне күрсәттем. Алар сиземләү дәрәҗәсендә берсеннән-берсен аера алды, әмма аңлата алмады.

– Сезнең эш нәтиҗәләрегезне кайдан карап була?

Үз халкының әдәби мирасын дигитальләштерүче активистлар кирәк

– Башкорт шигъри корпусы бар – дигитальләштерелгән шигырьләр тупланмасы. Мин башка телләрдә хәл мактанырлыктыр дип уйламыйм. Үз халкының әдәби мирасын дигитальләштерүче активистлар кирәк.

– Сезнеңчә, хакимият вәкилләре бу башлангычларда катнашырга, якларга тиешме?

Борис Орлов програмы чыгарган шигырь
Борис Орлов програмы чыгарган шигырь

– Гамәлдә бу шулай эшли. Хакимияттән яклауга караганда, телгә бәйле активлык үсеш алган җирләрдә хәл яхшырак. Үз мәдәниятен алга җибәрергә теләгән активистлар булганда, халкы аз санда булса да, бу хәл күпкә яхшырак. Минем "Интернетта Русия халыклары телләре" дигән тагын бер проект бар иде, студентларым белән бергә ясаган эксперимент. Мин интернетта Русия халыклары телләрендәге текстларны эзләү методикасын булдырдым. Без автоматик рәвештә аларны таптык, күләменә бәя бирдек. Һәм мин тау мари һәм кыр мари телләре тарихын истә калдырдым. Аларның берсе бик аз санлы, икенчесендә сөйләшүчеләр күбрәк. Берсендә – меңләп кеше, икенчесендә – дистәләрчә мең. Ә менә википедиядә аз санлы халык телендә мәгълүмат күбрәк. Бу – нәкъ активлык билгесе.

Аларны – "башкорт әбиләре" дип атыйлар. Нәкъ шулар Википедиягә текстлар язалар

Башкорт теленә килгәндә, соңгы вакытта башкорт Википедиясе зур үсеш ала. Аны кызыксынган кешеләр эшли. Урыс теленнән дә тәрҗемә итәләр, үзләре дә язмалар язалар. Моның белән озак еллар Рөстәм Нуриев шөгыльләнә. Менә ул пенсионерларны чакырган. Аларны – "башкорт әбиләре" дип атыйлар. Нәкъ шулар Википедиягә текстлар язалар. Аларның вакыт-вакыт конференцияләре, җыелышлары уза. Бу кешеләр үз милли киемнәрендә Мәскәүгә дә килеп, үз мәкаләләре, кызыклы язмалары турында сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG