Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эльмира Кәлимуллина: "Татар телен стрессыз гына саклыйсы иде"


Эльмира Кәлимуллина

Җырчы Эльмира Кәлимуллина Татарстан шәһәрләрендә "Төп роль" исемле гастрольләрен башлады. Тамашаның яртысы татарча, яртысы башка телләрдәге җырлардан тора. Эльмира татар музыкасы, теле үсешен нидә күрә? Латин имласына күчүгә ничек карый? Бу сорауларга ул Азатлыкка җавап бирде.

Эльмира Кәлимуллинаның "Төп роль" исемле концертлар туры дүрт шәһәрдә уза. Беренчесе 15 мартта Казанның “Пирамида” залында үтте. 17 мартта Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында, 20 мартта Әлмәтнең "Нефтьче" сараенда һәм 21 мартта аның туган шәһәре – Түбән Каманың "Дом техники" концерт залында үтә. Русиянең "Голос" проекты финалистының тамашасы яртылаш татар җырларыннан, яртылаш урыс, инглиз, итальян, француз телендә бара. Әңгәмәне шул турыда сораудан башладык.

– Эльмира, нигә татарча җырларны күбрәк җырламыйсыз?

Без музыкантлар белән шундый карарга килдек. Безнең үзебезнең стиль, бер музыкантыбызның әтисе, пианист, композитор Андрей Руденко белән синтез, классик, заманча, джаз стильләрендә җырлыйм. Монда татар халык җырлары да, урыс, татар, француз классикасы һәм үзебез иҗат иткән материаллар яңгырый. Әйе, мин татар гаиләсендә туган. Татар халык җырлары да бар, булырга тиеш. Мин консерваторияне тәмамлап, классиканы җырларга тиешмен. Бу – минем теләгем. Тамашачыга классикага карашымны да күрсәтергә тиешмен. Әлбәттә, “Тавыш” (“Голос”) проектында яңгыраган инглиз телендәге җырларны да башкарам.​

– “Тавыш” проектында тагын мөмкинлек туса, катнашыр идегезме? Татарстан егет-кызлары федераль каналлардагы конкурслар аша татар җырын таныта аламы?

– Минем тормышымда "Тавыш" проеты бик мөһим роль уйнады. Башка киңлекләр һәм мөмкинлекләр ачты. “Тавыш” минем иҗатыма этәргеч булды, татар һәм милли музыкага зур кызыксыну уятты. Һәм бүген без күрәбез: “1 канал”ның әлеге проектының яңа чыгарышларында милли музыка еш яңгырый һәм катнашучыларга аерым дәрәҗә өсти. Әлбәттә, булдыра алсаң, федераль каналлар аша, аларның эфирында үз тамырларың, татар музыкасы хакында сөйли һәм күрсәтә аласың.

– Сез татар җырын дөньяга тагын ничек танытыр идегез?

Татар телендә зур репертуар туплап яңа кызыклы музыкантлар белән эшләү кирәк

– Беренче чиратта татар телендә зур репертуар туплап яңа кызыклы музыкантлар белән эшләү кирәк. Кызганыч, бердәнбер мөмкинлек – үз ояңнан китеп, Русиянең башка төбәкләрендә генә түгел, ә бәлки чит илләрдә, БДБ илләрендә чыгышлар ясап, татар җырларларын башка халыкларга таныштыру. Минем уйлавымча, артист үз өеннән читтә танылса, аңа, аның мәдәниятенә карата кызыксыну арта. Әлбәттә, әйтергә кирәк, социаль челтәрләр, төрле мәгълүмат чаралары бик уңай җимешләрен бирә.

Милли телләр хәзер музыкада модада. Кайчак инглиз музыкасын тыңлыйсың, анда гарәп музыкасына охшаш җирләре чыга. Безгә үзебезнең телне яратып, аны пропогандаларга кирәк. Яңа җырлар, шигырьләр язып, фестивальләр үткәреп, рок-опералар, милли опералар куеп. Шундый рәвештә эшләсәк, телебезне беркайчан да югалтмыйбыз.

– Күптән түгел безгә популяр җырчы Ришат Төхвәтуллин “Урыс режиссерлары татар моңын аңлап бетерә алмый”, дигән иде. Сезнеңчә ничек?

– Беренчедән, мин музыкага хөрмәт белән карыйм. Һәрбер музыканың милли үзенчәлеге бар. Аны саклап, үзгәртергә ярый, әлбәттә син аның тарихын, каян икәнен, сәясәттә ничек булганын белергә тиеш. Чөнки алар барысы да бу җырда.

Ни өчен татар композиторлары һәм режиссерлары аз дип уйлыйсыз? Сезнең концертның да режиссеры рус кешесе бит.

– Композиторлар, режиссёрларга килгәндә: бу эштә аларның милләтенә басым ясау дөрес түгел, минемчә. Һәммәсенең зур профессионал булуы урынлы. Беренче чиратта, мин аларны профессионал буларак күрәм. Шактый факторлар күз уңаенда тора. Зур һәм бик авыр хезмәт. Көненә 24 сәгать эшләргә кирәк. Ялкау кешеләр бар. Хезмәт сөючән, авырлыкларны җиңә торган кешеләр бар. Бездә сәләтлеләр күп. Ләкин барсы да кирәкле итеп эшли алмый, әзерлеге җитми

Концертларымның режиссеры Максим Скалозубовка килгәндә, татарча аңлый. Ул Казанда туган һәм татар милләтенең үзенчәлеген белә. Башта ул балетта эшләгән иде, аның “Шарм” бию студиясе бар. Анда балалар татар халык биюен, мордва һәм башка халыклар биюләрен өйрәнәләр.

Ул чит кеше түгел. Ул Барс Медиа уздырган “Татар җыры” премияләрен тапшыру тантанасының да режиссеры. Ул һәрбер җырны тыңлый, һәрбер җырның тәрҗемәсен, каян килгәнен белә. Барсын да алып, ул үзенең фикерен әйтә һәм безгә киңәш итеп, сценарий ясый.

Татар теле мәсьәләсе ел буе күтәрелеп килде. Ул хәзер мәктәпләрдә мәҗбүри түгел. Бу темага карата сезнең фикер ишетелмәде.

– Миннән сораучы булмады. Минем фикерем – барысы да гаиләдән тора. Минем әти-әнием Совет заманында туып үстеләр. Татар теле анда мәктәпләрдә бирелмәде, әмма мин дә, абыем да, әти-әнием дә татарча сөйләшәләр, татар музыкасын тыңлыйлар, татар әдәбиятын беләләр. Мин үзем татар телен мәктәптә атнасына 4 тапкыр укыдым. Ул, әлбәттә, кирәк. Хәзерге вакыта мәгълүмат бик күп, безнең телебезне саклап калу авыр мәсьәлә минем өчен.

Ришат Төхвәтуллин татар теле укытылмаса, 5 елдан бетәргә мөмкин дигән иде. Моның белән килешәсезме?

Безнең телебез беркайчан да югалмаячак

– Юк, килешмим. Ниндидер пессимист кебек карый. Мин оптимист. Безнең татар телебез яши. Мин үзем чит илләрдә бик күп йөрим, анда татарлар гел татарча гына сөйләшәләр. Алар безнең телебезне хөрмәт белән саклыйлар. Юк. Безнең телебез беркайчан да югалмаячак.

Әлбәттә, ниндидер үзгәрешләр булачак. Чөнки, без башта гарәп язмасы белән яздык... Хәзер инде кешене аның белән бутарга кирәк түгел. Болай да үзгәртүләр барачак. Стрессыз сакларга кирәк. Безнең тормышта стресс болай да күп.​

– Татар теле, дәүләт теле буларак, мәҗбүри калсын, дигән фикердәме сез?

– Мин хәзер генә әйтә алмыйм. Аны яхшылап уйларга, компромисс табарга кирәк, күз күрер инде.

Телгә бәйле начар хәбәр ишетсәгез, бу сезне борчыймы?

– Борчый, әлбәттә. Мин мәктәптә үзем атнага 4 дәрес алдым. Бик консерватив кешемен. Шуңа күрә, минем реакция бар.

Бәлки латин имласына күчәседер?

– Юк, бүген моның белән халыкның башын катырасы түгел. Андый реформалар кирәкми. Бүген ничек бар, шул рәвешле эшлисе. Татар телен стрессыз үстерәсе, саклыйсы иде. Стресс болай да күп.

– Үзбәкстан белән сезне ниләр бәйли, клип төшергәнсез дип ишеттек, тулырак таныштырсагыз иде?

– Үзбәкстан - минем күптәнге хыялым иде. Борынгы шәһәрләр Сәмәрканд, Бохара урамнары буйлап йөрү күптәнге теләгем иде. Үзбәкстанга сәфәрне күптән планлаштырган идем. Ә инде клип төшерү кинәт хәл ителде. Урында кирәкле кешеләр табып. Аларның төшергән контентлары белән танышып, мин туристик сәфәрне клип төшерү белән бергә үткәрергә хәл иттем.

Клип Эльмир Низамовның "Мин сине Ходайдан сорадым" җырына төшерелде. Минемчә, бик матур һәм милли килеп чыкты. Бу клипта халыклар дуслыгы, үзенчәлекле бәйләнешләр күрсәтелде. Бүген бу клипны зур түземсезлек белән Үзбәкстанда көтәләр. Моңа мин чиксез шатмын. Алар клипны үз каналларында күрсәтәчәкләр. Бүгенге көндә клип минем YouTube каналымда бар. ТМТV, “Татар радиосы” һәм Барс медиа, күрше Башкортстандагы "Туган тел" телеканаллары клипны ротацияга алды.

– Сезнең ирегез урыс, катнаш гаиләдә татар хатын-кызы телне саклап кала аламы?

– Әлбәттә кала. Барсы да кешенең үзеннән, үз теләгеннән тора. Аның дөньяга карашыннан, үз мәдәниятына, үз тамырларына булган хөрмәттән тора. Мин шактый татар гаиләләрен беләм – алар татарча сөйләшми һәм балаларын өйрәтми. Ә киресенчә, катнаш гаиләләр кечкенәдән килгән гадәтләрне саклый.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG