Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватаным Татарстан" баш мөхәррире итеп Гөлнара Сабирова расланды


Гөлнара Сабирова (уртада) "Шәһри Казан" газеты хәбәрчеләре белән
Гөлнара Сабирова (уртада) "Шәһри Казан" газеты хәбәрчеләре белән

Бүген Татарстан дәүләт шурасының чираттагы утырышында "Ватаным Татарстан" газетын 2003 елдан бирле җитәкләгән Миңназыйм Сәфәровның эштән китү хәбәре расланды. Азатлык бу хакта узган атна хәбәр иткән иде.

18 март Татарстан Дәүләт шурасының кырык алтынчы утырышында депутатлар "Ватаным Татарстан" газетының баш мөхәррире итеп Гөлнара Сабированы раслады. Намзәтне хуплап 74 депутат тавыш бирде, каршы чыгучылар булмады.

Элегрәк Сабирова намзәтен әлеге вазифага Дәүләт шурасының мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр буенча комитеты раслады.

Римма Ратникова сүзләренчә, "Ватаным Татарстан" газеты мөхәррире Миңназыйм Сәфәров үз теләге белән вазифасыннан китүе турында гариза язган. Депутатлар Юрий Камалтынов һәм Илшат Әминов Сәфәровның мөһим эшен билгеләде, аңа рәхмәтле булуларын әйтте, алга таба аңа эш табылачагын ышандырды.

Баш мөхәррир вазифасына "Шәһри Казан" һәм "Сөембикә" басмалары мөхәррире Гөлнара Сабирова тәкъдим ителәчәге турында элегрәк Азатлык чыганаклары да хәбәр иткән иде. "Шәһри Казан" белән "Сөембикә" басмаларын кем җитәкләячәге әлегә билгеле түгел.

Сабирова – Татарстанда танылган журналист, ул "Татарстан яшьләрендә" эшләгән иде. Соңрак Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы сүзчесе булып та, "Барс-Медиа", "Татмедиа" ширкәтләрендә дә төрле вазифаларда эшләде. 2014 елда ул "Шәһри Казан" газетының, 2017 елның ахырында "Сөембикә" журналының баш мөхәррире итеп билгеләнде. Әлегә кадәр ике басманы да җитәкләде.

"Ватаным Татарстан" – республиканың татар телендә чыгучы төп дәүләт газеты. Басма "Татмедиа" ширкәтенә карамый. 2019 елның беренче ярты еллыгына газетның көндәлек тиражы дүрт мең тәшкил итте, атнага бер чыга торган күп битле саны 14 мең абүнәче җыйды.

2003 елдан бирле газетны Миңназыйм Сәфәров җитәкләгән. Аңа кадәр ул 20 еллап "Татарстан яшьләре"ндә эшләде. Вазифасыннан китүе турында Сәфәров Азатлыкка сүз әйтә алмыйм диде. "Мин монда "комментарсыз" дип кенә әйтә алам. Чөнки вакыты җитмәгән", диде ул.

XS
SM
MD
LG