Массачусетс штатыннан сайланган демократ сенатор Элизабет Уоррен АКШта президент сайлау системын үзгәртергә, аерым алганда, сайлаучылар коллегиясен гамәлдән чыгарырга кирәк дип саный. Әлеге систем Америкада 230 ел дәвамында эшләп килә.
Демократик фиркадән 2020 елгы президент сайлауда катнашырга җыенган Уоррен CNN телеканалындагы эфирда һәр американның тавышы исәпкә алынырга тиеш, моның өчен конституциягә үзгәрешләр кертү зарур дип сөйләде.
Аның сүзләренчә, президентны сайлаучылар коллегиясе сайлап кую "демократиягә каршы килә". "Чын демократиядә һәр тавыш исәпкә алынырга тиеш, шуңа күрә, сайлаучылар коллегиясеннән безгә котылырга кирәк", диде Уоррен.
Сайлау коллегиясе 538 вәкилдән тора. Вәкилләр саны штаттан Конгресска сайланган вәкилләр һәм сенаторлар санына тигез. Вәкилләр саны штаттагы халык санына карап билгеләнә.
Сайлау комиссиясендә кимендә 270 сайлау вәкиленең тавышын алган намзәт кенә президент була. Сайлау коллегиясе аша ил җитәкчелегенә илдәге барлык сайлаучыларның азрак тавышын җыйган кеше дә килә ала. Мондый мисаллар ике тапкыр булды. 2000 елгы сайлауда демократлар намзәте Алберт Гор сайлауда күбрәк сайлаучының тавышын җыйды, әмма сайлау коллегиясенә җитәрлек санда вәкилләрнең тавышларын җыя алмады. Сайлау коллегиясендә Джордж Буш 271 вәкилнең тавышын казанса, Горга 266 вәкил генә тавыш бирде. 2016 елда Дональд Трамп та шулай итеп Һиллари Клинтонны җиңде.