Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев вазифасыннан китүен белдерде


Нурсолтан Назарбаев
Нурсолтан Назарбаев

Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаев дәүләт башлыгы вазифасыннан китә. Бу хакта ул 19 мартта телевидение аша туры эфирда махсус мөрәҗәгатьтә игълан итте.

"Мин президент буларак үз вәкаләтләремне туктатырга карар кылдым. Бу югары вазифаны биләвемә быел 30 ел тула. Халык миңа бәйсез Казакъстанның беренче президенты булырга мөмкинлек бирде", дип китерә Назарбаев сүзләрен "Интерфакс".

Яңа президент сайлаганчы Казакъстан башлыгы вазифаларын вакытлыча парламент сенаты рәисе Касым-Жомар Токаев башкарачак.

Быел февральдә Назарбаев Казакъстан хөкүмәтен вазифасыннан җибәргән иде. Президент хөкүмәтне ил икътисады һәм халыкның керемнәре үсмәве өчен гаепләде, министрлар халык белән эшли белми диде.

Нурсолтан Назарбаев 1940 елда Атматы өлкәсендә туа. Металлургия өлкәсендә эшче булып эшли, соңрак Совет берлеге коммунистлар фиркасендә актив хәрәкәт итә. Фирка баскычы буенча югарыга җитә, 1979-1984 елларда Казакъстан коммунистлар фиркасе үзәк комитеты секретаре була, 1984-1989 елларда Казакъстан хөкүмәтен җитәкли, 1989 елдан Казакъстан коммунистлар фиркасе үзәк комитетының беренче секретаре була.

1990 елда Казакъстан президенты итеп сайлана (аны альтернативасыз тавыш бирүдә Югары шура сайлый). 1991 елгы президент сайлауда халыкның 98,7 проценты аңа тавыш бирә. 1995, 1999, 2005, 2011, 2015 елларда аның вәкаләтләре озайтыла.

Президентлыгы вакытында Назарбаев күп тапкыр кеше хокукларын бозулар өчен гаепләнде. Казакъстанда үткәрелгән сайлаулар еш кына Көнбатыш илләре тарафыннан гадел дә, ирекле дә түгел дип тәнкыйтьләнеп килде.

XS
SM
MD
LG