Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстанның яңа президенты Астана шәһәрен Нурсолтан дип атарга тәкъдим итте


Касым-Жомарт Токаев

Казакъстанның яңа президенты итеп расланган Касым-Жомарт Токаев Нурсолтан Назарбаев исемен мәңгеләштерергә чакырды. Ул элекке президент исемен Астанага, шәһәрләрнең төп урамнарына бирергә тәкъдим итте.

Нурсолтан Назарбаев президент вазифасыннан киткәннән соң Казакъстан президенты итеп расланган Касым-Жомарт Токаев республика башкаласы Астананы Назарбаев хөрмәтенә Нурсолтан дип үзгәртү тәкъдиме белән чыкты. Токаев Назарбаев "истәлеген мәңгеләштерергә кирәк", дип саный. Бу хакта ул президент вазифасына керешү тантанасында белдерде.

Токаев шулай ук Казакъстан шәһәрләрендә үзәк урамнарны Назарбаев исеме белән атарга кирәк диде. Моннан тыш, Астанада Назарбаев һәйкәле куярга тәкъдим итте һәм элекке президентны "ватан һәм дөнья тарихына кереп калган" "бердәнбер һәм мәңгелек илбашы" дип атады. Токаев Назарбаевның президент булган вакыттагы бөтен өстенлекләре саклана, дәүләт оешмаларындагы кабинетларда портретлары һәм фотолары да калачак диде.

Яңа президент Назарбаевка мактаулы сенатор исеме бирүне, "Халык каһарманы" ордены һәм "Алтын йолдыз" тамгасы тапшыруны да тәкъдим итте.

Касым-Жомарт Токаевка 65 яшь. Ул Мәскәүдә белем алган, Казакъстанның тышкы эшләр министры, премьер-министры булган. Әлегә кадәр Сенат рәисе иде. Президент вәкаләтләре Токаевка чираттагы президент сайлауга кадәр бирелә. Казакъстанда чираттагы президент сайлау 2020 елда булырга тиеш.

Казакъстанны 30 ел җитәкләгән Нурсолтан Назарбаев 19 мартта вазифасыннан китүен игълан итте. Ул илнең Иминлек шурасын җитәкләячәк һәм хакимияттәге "Нур Отан" фиркасе башлыгы булып калачак.

фикерләр (10)

XS
SM
MD
LG