Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алтай башлыгы Александр Бердников вазифасыннан китә


Александр Бердников
Александр Бердников

Соңгы ике көн эчендә вазифаларыннан китүче төбәк башлыклары арасында Бердников өченче булды. Ул Алтай республикасын 13 ел җитәкләде.

Алтай республикасы башлыгы Александр Бердников вазифасыннан китүе турында гариза язган. Бу хакта ул Facebook-та хәбәр итте.

Республиканы 13 ел җитәкләгән Бердников президент Владимир Путиннан вәкаләтләре тәмамлану һәм башка эшкә күчү сәбәпле, вазифасыннан җибәрүне сорый. Яңа эше турында хәбәр итми.

19 март Чиләбе һәм Мурмански өлкәләре губернаторлары Борис Дубровский һәм Марина Ковтунның вазифаларыннан китүләре турында мәгълүмат булды. Владимир Путин Дубровскийның гаризасын кабул иткән. Чиләбе өлкәсе губеранторы вазифаларын башкаручы итеп Руссия энергетика министры Алексей Текслер билгеләнде.

Моңа кадәр "Ведомости" якын көннәрдә Русиядә 3-6 губенатор вазифаларыннан китәргә мөмкин дип язган иде. Алар арасында Дубровский, Ковтун, Бердников та бар иде. Моннан тыш, Юрий Берг (Оренбур өлкәсе) Алексей Орлов (Калмык республикасы), Андрей Бочаровның (Волгоград өлкәсе) исемнәре аталды.

XS
SM
MD
LG