Accessibility links

Кайнар хәбәр

Разил Вәлиев: "Татар теле дәүләт теле буларак мәктәпләрдә мотлак өйрәнелергә тиеш"


Разил Вәлиев
Разил Вәлиев

Разил Вәлиев сүзләренчә, дөньяның бер генә илендә дә дәүләт телен өйрәнү балалар яки ата-аналар ихтыярына тапшырылмаган.

Татарстан Дәүләт шурасы депутаты Разил Вәлиев татар теле республиканың дәүләт теле буларак мәктәпләрдә мәҗбүри укытылырга тиеш дип саный. "Дөньяның бер генә илендә дә дәүләт телен өйрәнү балалар яки ата-аналар ихтыярына тапшырылмаган. Туган телне өйрәнү һәм дәүләт телен өйрәнү - икесе ике нәрсә бит. Кызганыч, кайберәүләр менә шуны аңларга теләми", ди депутат. Бу сүзләрне ул Чаллының 2нче санлы татар гимназиясендә милли мәгариф проблемнарына һәм перспективаларына багышланган киңәшмәдә әйтте дип хәбәр итә Татарстан парламентының матбугат хезмәте.

Вәлиев илдәге мәгариф системы шартларында милли мәктәпләрдә татар телен укыту һәм фәннәрне татарча укыту мәсьәләсе дәүләт һәм муниципаль хакимият оешмаларының да, укытучыларның да, ата-аналарның да, җәмәгатьчелекнең дә бер-берсен аңлашып эшли белүен таләп итә ди. Ул белем һәм тәрбия бирү үрнәге буларак татар-төрек лицейларын искә алган һәм полилингвиаль мәктәпләрнең киләчәктә милли мәгариф нигезе буласына ышаныч белдерүен әйткән.

Чаллы мәктәпләренең эшчәнлегенә тукталып, "милли җәмәгатьчелек вәкилләре белән дә эшли беләләр. Ә аларның таләпләре, белгәнебезчә, вакыты-вакыты белән бик кискен булгалый", дигән депутат.

Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Киңәшмәдә Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин да чыгыш ясаган. Ул җәмәгатьчелек милли мәктәпләрдә татар телен укытуның һәм фәннәрне татарча укытуның сыйфатын яхшыртуны таләп итә дип белдергән һәм катнашучы мәктәп җитәкчеләрен гамәлдәге методикаларны һәм әсбапларны заман таләпләренә яраклаштырырга өйрәнергә, моның өчен укытучыларның иҗади мөмкинлекләрен активрак кулланырга өндәгән. "Милли мәгариф фәлән кадәр үсте дигән формаль хисап күрсәткечләрегез хәзерге заманда беркемгә дә кирәкми. Педагогик төркемнәр эшчәнлегенең иң зур күрсәткече - балаларның белеме һәм тормышка яраклы булу дәрәҗәсе", дигән Һадиуллин.

Ул шулай ук милли мәгарифнең "ышанычлы киләчәге ата-аналарның мәктәпкә мөнәсәбәте белән бәйле" ди. "Алар белән даими һәм ныклап эшләү - милли мәктәпләрнең һәм гомумән милли мәгарифнең мөһим бурычы", дип белдерән министр урынбасары.

Русия президенты Владимир Путинның "урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл" дигән сүзләреннән соң, 2017 елда Татарстан мәктәпләрендә прокуратура тикшерүләре башланды. Нәтиҗәдә Дәүләт шурасы утырышларының берсендә прокурор Илдус Нәфыйков республикаларның дәүләт телләрен укыту ихтыяри булачагын белдерде. Бу мәсьәләгә кагылышлы "канунсыз гамәлләр һәм экстремистик эчтәлекле сүзләр" катгый рәвештә туктатылачак, диде ул. Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу хактагы карар өлгесен фикер алышмый гына кабул итәргә чакырды. Бөтен депутатлар, шул исәптән Разил Вәлиев тә моны берсүзсез хуплады. Ул утырыштан соң Разил Вәлиев Азатлыкның "Ни өчен каршы тавыш бирмәдегез?" дигән соравына: "Дәүләт шурасының бу карарында бернинди дә күрсәтмәләр юк. Монда "принять к сведению" диелгән. Моңа ничек каршы килим?", дип җавап бирде.

Соңрак Русиядә мәгариф канунына үзгәрешләр кертелде, туган телләр укыту мәҗбүри калды, әмма нинди телне сайлау ата-ана ихтыярына калдырылды. Туган телләр исемлегенә болай да күп укытылган урыс теле дә кертелде. Республикаларның дәүләт телләре ихтыяри гына укытылырга тиеш дип белдерелде.

XS
SM
MD
LG