Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Кремль Путинны вазифасыннан киткәч тә хакимияттә калдырырга тели


Владимир Путин
Владимир Путин

Владимир Путин Русия президенты вазифасыннан киткәч, Русия һәм Беларус кушылудан төзелгән дәүләт башлыгы булырга мөмин дип тә, Казакъстан сценарие кулланылу ихтималы да фаразлана.

Русия президенты идарәсе Владимир Путинны хакимияттә мөмкин кадәр озаграк тоту мөмкинлекләрен карый. Бу хакта Кремльгә якын чыганакларга таянып, Bloomberg яза. Агентлык чыганакларының берсе мәгълүматынча, Беларус белән берләшкән яңа дәүләт оешырга мөмкин. Аны Путин җитәкләве ихтимал. Шулай итеп, ул президент мөддәтләренә куелган чикләүләрне урап уза алачак диелә.

Беларусны Русиягә кушу турындагы имеш-мимешләр Русия матбугат чаралары һәм телеграм каналларында былтыр көз барлыкка килде. Беларус президенты Александр Лукашенка былтыр дәүләтнең суверенитетын югалту куркынычы бар дигән иде. Шул ук вакытта ул Русиянең республиканы йоту ниятләре юк дип тә белдерде.

Русия президенты идарәсенең элекке хезмәткәре Андрей Колядин Bloomberg-ка Кремль Казакъстан юлын да карый дип сөйләгән. Шушы көннәрдә президент Нурсолтан Назарбаев 30 ел идарә иткәннән соң вазифасыннан китте. Шул ук вакытта ул илнең Иминлек шурасын җитәкләячәк һәм хакимияттәге "Нур Отан" фиркасе башлыгы булып калачак.

Былтыр март аенда Путин чираттагы президент сайлауда җиңеп чыкты. Аңа сайлаучыларның 77 процент тавыш бирде дип игълан ителде. Путинның президент мөддәте 2024 елда тәмамлана. Bloomberg Путин төп президент вәкаләтләрен үзе җитәкчелек иткән Иминлек шурасына яки Дәүләт шурасына тапшырырга мөмкин дип тә фаразлый. Бу Русия президентына вазифасыннан киткәч тә илне әлеге оешмалар аша җитәкләргә мөмкинлек бирәчәк диелә.

XS
SM
MD
LG