Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Нәүрүз" төрки халыклар театр фестивале быел Башкортстан сәнгатенә багышлана


Казанда узган "Нәүрүз" театр фестивалендә Казакъстан дәүләт академия театры "Коркыт каргышы" спектаклен күрсәтә. (архив фотосы)
Казанда узган "Нәүрүз" театр фестивалендә Казакъстан дәүләт академия театры "Коркыт каргышы" спектаклен күрсәтә. (архив фотосы)

1-8 июньдә Казанда узачак төрки халыкларның XIV "Нәүрүз" театр фестивалендә 29 илдән театр төркемнәре катнаша һәм ул Башкортстан сәнгатенә багышлана.

Фестиваль програмына Төркия, Казакъстан, Кыргызстан, Азәрбайҗан – барлыгы 29 ил театр төркемнәре катнаша. Махсус кунак – Романиянең Nottara Theater төркеме. Алар Роман Феодори (Красноярски шәһәре) куелышында "Moliere" спектаклен алып килә.

"Нәүрүз" берничә ел элек ел саен аерым бер республиканың театр сәнгатенә багышлана башлады. Былтыр ул Якутия сәнгате белән таныштырса, быел Башкортстан сәнгате тәкъдим ителә һәм бу күрше республикадан алты театр килә.

Фәрит Бикчәнтәев
Фәрит Бикчәнтәев

"Миңа калса, бу бик табигый. Чөнки Мостай Кәрим исемендәге театр да, Гафури театры да, республика да 100 еллыгын билгеләп үтә", диде фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев. Ул "Нәүрүз"дә беренче тапкыр шоукейс оештырылуын, ягъни спектакльләрне карарга Франция, Германия, Норвегия, Иран, Төркия, Грузиядән продюсерлар киләчәген хәбәр итте. "Без аларның төрки халыклар спектакльләренә дә игътибар итүен телибез", диде ул. Шул ук вакытта халыкара экспертлар арасында төрки театрлар белгечләре булмавын да билгеләп үтте. "Мәскәүдән эскперт килә һәм йөз еллар буе төзелгән сәнгатьнең тарихын белмәгән, асылын аңламаган килеш, өч минутта синең спектаклеңне бәяли”, диде Бикчәнтәев.

Фестиваль мөдире Илфир Якупов исә Гафури театрының апрель аенда Камал театрында күрсәтеләчәк "Зөләйха күзләрен ача" спектакленә билетлар булмавын хәбәр итте. Бу спектакль "Нәүрүз"дә дә күрсәтелә, диде ул.

Быелгы "Нәүрүз"нең тагын бер яңалыгы – беренче тапкыр "Нәүрүз school" студент спектакльләре фестивален үткәрү. Әлеге фестивальдә милли студияләрдә укучы студентлар катнаша алачак. Быел Казакъстан, Якутия, Уфа һәм Казан театр студиясе, училище студентлары катнашырга теләк белдергән. "Бу минем күптәнге хыялым иде. Мәскәү, Ярославль, Түбән Новгородта студентлар өчен шундый махсус фестивальләр бар, бездә – юк. Милли студияләр, аларның алымнары – бу бик җитди мәсьәлә. Минем театраль белемнең ни дәрәҗәдә икәнен күрәсем килде", диде Бикчәнтәев.

Русиядә Театр елы дип игълан ителгән 2019 елда фестивальнең бюджеты да арткан. Быел ул 10 миллион 500 мең сумны тәшкил итә.

Фәрит Бикчәнтәевнең театр фестивален Нәүрүз бәйрәме көннәренә күчерү теләге дә юк түгел. Болай ул атамасына якынрак булыр иде, ди ул.

XS
SM
MD
LG