Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда Гаяз Исхакый, "Ленино-Кокушкино" музейларын һәм Таҗи Гыйззәт йортын төзекләндерә башлыйлар


Чистай районы Яуширмә авылы музеендагы Гаяз Исхакый фотосурәтләре

Татарстанда берничә мәдәни обектны төзекләндерү өчен проект документлары әзерләнәчәк. Моның өчен 5,4 млн сум акча бүленә.

Татарстанда берничә музей һәм музей-тыюлыкларны капиталь төзекләндерү эшләре башланып килә. Питрәч районында урнашкан "Ленино-Кокушкино" музей-тыюлыгы, Чистай районындагы Гаяз Исхакый музее (Яуширмә авылында Чистай дәүләт тарих-архитектура һәм әдәби музей-тыюлгы), Казанның Островский урамында урнашкан Таҗи Гыйззәт яшәгән йорт һәм Лаешта Троицкая чиркәвен төзекләндерү өчен проект документлары әзерләнә. Документлар әзерләү турында бәйге дәүләткә сатып алу сайтында урнаштырылган. Тендернең башлангыч бәясе 5,4 млн сум.

Һәр музейга күпме акча бүленәсе язылмый. Элегрәк Гаяз Исхакый музеен төзекләндерү өчен 35 млн сум акча бүленүе турында хәбәр булган иде. Әлеге музейның торышы аяныч хәлдә, ул ачылганнан бирле биредә төзекләндерү булмаган. Экспозиция дә яңартылмый. Өстәвенә былтыр җәй музей-йортның янәшәдәге корылмалары да янды. Татарстан Милли музееның филиалы булганда аңа азмы-күпме игътибар күрсәтелсә дә, 2014 елда Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музееның бүлегенә әверелгәч, ул арткы планда калды дип белдерә җәмәгатьчелек.

"Ленино-Кокушкино" музей тыюлыгын төзекләндерү өчен 51 млн сум тирәсе акча бүленгән дип яза РБК.

"Ленино-Кокушкино" музей тыюлыгы, ХIХ гасырда төзелгән А.Бланк утарын саклау максатыннан, Владимир Ленин музее нигезендә 2003 елда оештырыла. 7,6 һектар мәйданда ике катлы йорт, җәйге йорт, хуҗалык корылмалары, агачлар, куаклар үсүче һәм каенлыгы булган парк урнашкан. Музей коллекциясендә 677 экспонат бар.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG