Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Илһам Шакиров фатиры өчен тарткалашу дәвам итә


Казанның Каюм Насыйри урамындагы 44нче йорт
Казанның Каюм Насыйри урамындагы 44нче йорт

Илһам Шакировның соңгы милке – Казан үзәгендәге фатиры өчен тарткалашу дәвам итә. Мәхкәмә бу эшне тагын бер айга чигерде. Татарның даһи җырчысын соңгы көннәргә кадәр караган Илһам Хаҗиев, мәрхүм белән аралашмаган да туганнары фатирга дәгъва итә, ди.

Илһам Шакиров фатиры өчен тарткалашу кызганнан-кыза бара. 21 мартта Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе икенче утырышка җыелды. Җырчының бертуган апасы 93 яшьлек Зәйнәп Гәрәева Казанның Каюм Насыйри урамындагы 44нче йортта урнашкан фатирына дәгъва итә. Үзе мәхкәмә утырышына килмәсә дә, аның ике адвокаты катнашты. Әлеге вакыйганы яктыртырга җирле матбугат чаралары һәм федераль каналлар да килде. Ләкин мәхкәмәне фото-видеога төшерергә рөхсәт итмәделәр. Утырышны кыска тоттылар.

Адвокат: "Хаҗиев инде ике фатирлы булды"

Эш шунда, 2018 елның 11 маенда Илһам Шакировның фатиры гомерлек рента килешүе нигезендә аның ярдәмчесе булган Илһам Хаҗиевка күчерелгән. "Әлеге килешү канунсыз", ди Зәйнәп Гәрәева вәкилләре. Баштарак әлеге документ Илһам Шакировның Альцһаймер чире белән авырганда, ягъни үз акылында булмаган вакытта төзелгән дип әйтеп килделәр. Бу юлы мәхкәмәдә башка аргументлар китерелде.

Гүзәл Вәлиева
Гүзәл Вәлиева

"Бүгенге көндә безгә шунысы билгеле булды – Илһам Шакиров исеменнән аның караучысы (опекун) саналган Алсу Батталова Илһам Хаҗиев белән килешү төзегән. Җәмәгатьчелек әлеге фатир җырчыны караган кешегә күчерелә дип уйлый. Ә Хаҗиевның караучы булмавы ачыкланды. Зәйнәп апага бөтенләй билгеле булмаган Алсу Батталова 2017 елның июль аеннан Илһам Шакировны тәрбияләп торган. Илһам Хаҗиев үзен караучы, гаилә әгъзасы кебек күрсәтә. Ләкин бездә сорау туа. Алайса ни өчен Батталова караучы буларак бара? Ул Хаҗиев белән рента килешүе төзи. Без бит Илһам абый белән Хаҗиев үзе килешү төзегән дип уйладык. Шуңа да Хаҗиев болай гына бу фатирны берничек тә ала алмас иде", ди Зәйнәп Гәрәеваның адвокаты Гүзәл Вәлиева.

Хаҗиев ягы исә "гомерлек рента килешүе Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимиятендә опека органнары ризалыгы белән төзелгән", ди. Килешүдә Хаҗиев рента түләүче буларак бара. Ягъни Илһам Шакировны карап һәм тәрбияләп торыр өчен чыгымнарны каплаган.

"Алсу Батталова яхшы караучы иде. Үз эшен ахырга кадәр яхшылап башкарды", ди Илһам Хаҗиев.

Казанда Илһам Шакиров фатиры өчен тарткалашу дәвам итә
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:28 0:00

Ләкин Гәрәевләр ягы башка фикердә. Алар Илһам Шакировның рентага мохтаҗ кеше булмавын әйтә, шуңа да әлеге килешү ясалма төсмер ала дип саный.

"Илһам Шакиров вафат булганчыга кадәр Татар филармониясенең сәнгать җитәкчесе иде. Туганнары әйтүенчә, ай саен 32 мең сум алган. Пенсиясе 27 мең сум булган. Илһам Шакиров мохтаҗ кеше түгел иде. Рента килешүе буенча Хаҗиев аңа ай саен 22 мең түләп торырга тиеш булган. Ай саен 32 мең һәм 27 меңлек кереме булган кешегә тагын 22 мең сум нигә кирәк?" ди Гүзәл Вәлиева.

Вәлиева сүзләренчә, халыкка бу проблемны дөрес аңлатмыйлар. Илһам Һаҗиев инде ике фатирлы булды, ди ул. Илһам Шакировның беренче фатиры да аңа күчкән.

"Хаҗиевта ике фатир булып чыга. Габдулла Тукай скверы каршында Николаев урамындагы йортта һәм Каюм Насыйри урамында. Икесе дә 80 дүрткел метрга якын торак", дип өсти Вәлиева.

Соңгы фатирны Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Илһам Шакировка 2012 елда тапшырган.

"Илһам Шакиров фатиры өчен икенче тапкыр көрәшү"

Илһам Шакировны соңгы чирек гасыр караган Илһам Хаҗиев фатир өчен 93 яшьлек Зәйнәп Гәрәева түгел, ә аның улы Вакыйф Гәрәев көрәшә дип саный. Сүз уңаеннан, Вакыйф мәхкәмәгә килгән иде. Ләкин журналистлар белән элемтәгә кермәде. Хаҗиев сүзләренчә, Гәрәевләр Илһам Шакиров янына барып йөрмәгәннәр.

​"Гомумән, алар килмәделәр. 20 ел дәверендә бу Вакыйф Гәрәев белән сөйләшкәнем булмады. Инде мин яхшылык эшләп, ел ярым элек бөтен гаиләләрен кунакка чакырдым. Алар анда да әдәпсезлек күрсәтеп киттеләр", ди Хаҗиев.

Илһам Хаҗиев сүзләренчә, Гәрәевләр фатир өчен беренче тапкыр гына көрәшми. Моннан 20 ел элек Илһам Шакировның бердәнбер торагын тартып алырга тырышканнар.

Илһам Хаҗиев
Илһам Хаҗиев

"90нчы еллар азагында (1998 елда) Вакыйф Гәрәев абзыйның (Илһам Шакировның) элеккеге фатирын канунсыз рәвештә хосусыйлаштырып, Казаннан качты. Илһам Шакиров 63 яшендә берүзе калган иде. Бернинди ярдәмсез һәм фатирсыз дип әйтеп була. Менә аннан соң Илһам абый аны эзли башлады. Фатирда теркәлүдән (пропискадан) төш, тынычлык белән бетерик бу мөнәсәбәтләрне дип үгетләп карады. Əлбәттә, ул риза булмады. Илһам абый мәхкәмәгә бирергә мәҗбүр булды. Беренчесендә җиңелгәч, Югары мәхкәмә Илһам абыйга фатирына булган хокукларын кире кайтарды. Абзыйны пычратмас өчен беркемгә дә әйтмәдем. Туганнары да белмәде. Гаять авыр процесс иде. Бу мәхкәмәне без көттек. Илһам абый да көткән иде. Бу мәсьәләдә аның үз фикерләре бар иде. Язмалары саклана. Сез белгән Гәрәй Рәхимгә үз сүзләрен әйткәне булды", дип сөйләде Илһам Хаҗиев Азатлыкка.

Сүз уңаеннан, Илһам Шакировның энесе Кыяметдин, аның уллары Хаҗиев яклы диләр.

"Каберендә чәчәк шиңеп тә бетмәде – мәхкәмә башланды"

Илһам Шакировның милке тирәсендә бәхәс җырчының абруена тап төшерә.

"Мин монда мәхкәмәнең вакыты белән генә ялгыштым. Итәгатьлек саклап, бер 50-60 көннән мәхкәмәгә бирерләр дип уйладым. 5-6 көннән булып чыкты. Илһам абыйның каберендә чәчәкләр дә шиңеп бетмәгән иде. Мәрҗани мәчетендә кырыгы вакытында бу мәхкәмә эше турында барысы да белделәр. Бу безнең өчен бик авыр булды”, ди Илһам Хаҗиев.

Мәхкәмә утырышы озак бармады. Аны 18 апрельгә күчерделәр. Азатлык әлеге вакыйганы күзәтеп барачак.

XS
SM
MD
LG