Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан халыклары телләрен саклау өлкәсендә грантлар алуга гаризалар кабул ителә


"Түгәрәк уен" фестивалендә (архив фотосы)
"Түгәрәк уен" фестивалендә (архив фотосы)

Грант алу өчен документларны мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлегенә 27 мартка кадәр тапшырырга кирәк.

Татарстанда яшәүче халыкларның телләрен саклау һәм үстерү белән бәйле проектлар өчен грантлар алуга гаризалар кабул итү башланган. Бу хакта Татарстан икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Грант алу өчен документларны мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлегенә 27 мартка кадәр тапшырырга мөмкин.

Бәйгедә республика җирлегендә кимендә бер ел эшчәнлек алып баручы иҗтимагый оешмалар катнаша ала.

Конкурста биш җиңүче сайланачак. Аларның һәркайсы 200 мең сум күләмендә грант алачак.

"2014-2020 елларга Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт програмы 2013 елда кабул ителгән иде.

Элегрәк телләрне саклау өлкәсенә 250 мең сумлык ике грант бирелә иде. 2017 елдан грант 200 мең сум һәм бишәү булды

XS
SM
MD
LG