Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Зимняя вишня" хуҗаларының берсе Польшада тоткарланган


"Зимняя вишня" сәүдә үзгендә янгын (архив фотосы)
"Зимняя вишня" сәүдә үзгендә янгын (архив фотосы)

Тикшерү мәгълүматынча, 2013-2014 елларда Вячеслав Вишневский арадашчы аша Кемерово өлкәсенең төзелеш тармагында күзәтчелек инспекциясе җитәкчесенә 7 миллион сум ришвәт биргән.

Польшада Кемерово кондитер комбинатының элекке җитәкчесе, Кемеровода "Зимняя вишня" сәүдә үзәгенең тагын бер хуҗасы Вячеслав Вишневский тоткарланган. Бу хакта Русия Тикшерү комитетының рәсми вәкиле хәбәр итә.

Эшмәкәр ришвәт бирүдә шикләнелә. Тикшерү мәгълүматынча, 2013-2014 елларда Вишневский арадашчы аша Кемерово өлкәсенең төзелеш өлкәсендә күзәтчелек инспекциясе җитәкчесенә 7 миллион сум ришвәт биргән. Янгыннан соң тикшерүчеләр бинаны төзегәндә күп санлы нормаларны бозуны һәм янгын иминлеге кагыйдәләрен үтәмәү фактлары ачыклаган.

Мәхкәмә Вишневскийны читтән торып былтыр ук сак астына алган иде, ул халыкара эзләүгә игълан ителде. Әлеге вакытта аны Русиягә экстрадицияләү мәсьәләсе хәл ителә.

Былтыр 25 мартта Кемероводагы "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендә янгын чыгып, рәсми саннарга караганда, 60 кеше һәлак булды. Корбаннарның күбесе балалар.

Фаҗигагә бәйле җинаять эше ачылды, 15 кеше сак астына алынды. Тикшерү мәгълүматына караганда, бинада тиешле иминлек чаралары күрелмәгән, сак хезмәте эвакуацияне дөрес оештырмаган.

XS
SM
MD
LG