Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эрдоган Истанбулдагы Айя Суфия музеен мәчеткә үзгәртергә тәкъдим итә


Айя Суфия
Айя Суфия

Айя Суфия музеен мәчет итеп үзгәрткәннән соң, анда бушлай керергә мөмкин булачак ди Эрдоган.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган Истанбулда Айя Суфия музеен мәчеткә әйләндерергә тәкъдим итте. Бу хакта ул TGRT телеканалына әйткән.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган сүзләренчә, Истанбулда 31 мартта муниципаль сайлаулар узганнан соң ил җитәкчелеге музейның статусын үзгәртә алачак. Моны бинага бушлай керү мөмкинлеге бирер өчен эшләргә кирәк ди президент.

"Теләсә нинди диндәге туристлар музей күршесендә урнашкан Зәңгәр мәчеткә бушлай керә ала. Айя Суфия белән дә шулай эшләргә кирәк", ди Эрдоган.

Айя Суфиягә керү 60 төрек лирасы (10 доллар тирәсе) тора. Шул ук вакытта музейны мәчеткә үзгәртү җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин дип Эрдоган әле күптән түгел генә бу идеяне хупламавын белдергән иде дип яза ТАСС.

Айя Суфия VI гасырда император Юстиниан фәрманы белән Константинополь данын мәңгеләштерү максатында чиркәү буларак төзелгән. Ул Византия архитектурасы һәйкәле булып тора. 1453 елда Константинопольне Госманлы империясе басып алганнан соң чиркәү мәчеткә үзгәртелә. 1935 елда Төркия башлыгы Кемаль Ататөрек фәрманы белән Айя Суфия музейга әйләнә. Ул ЮНЕСКО тарафыннан саклана.

XS
SM
MD
LG