Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстаннан дүрт кеше "Э" үзәгенә Вконтактеның шәхси мәгълүматлар тапшыруын шикаять иткән


Татарстанда Навальный тарафдарлары Вконтакте челтәре аларның шәхси мәгълүматын "Э" үзәгенә тапшырган дип белдерә һәм моны рухи зыян дип саный. Алар социаль челтәрдән 100-әр мең сум компенсация таләп итә.

Петербурның Смольный районы мәхкәмәсенә оппозиция вәкиле Алексей Навальныйның Татарстандагы тарафдарлары Вконтакте социаль челтәреннән рухи зыян өчен компенсация түләтү шикаяте белән мөрәҗәгать иткән.

Андрей Бояршинов, Эльвира Дмитриева, Алексей Бояров һәм Михаил Тихонов социаль челтәрдән үзләренең шәхси мәгълүматларын Экстремизмга каршы тору үзәгенә тапшыруы өчен 100-әр мең сум компенсация таләп итә. Бу хакта "Агора" хокук яклау оешамсында белдерәләр.

Шикаять текстына караганда, 2018 елның гыйнварында республиканың "Э" үзәге хезмәткәрләре "Полиция турында" канунга сылтанып, социаль челтәрдән Алексей Навальныйның Татарстан штабының дүрт әгъзасы турында мәгълүмат сораган.

"Вконтакте" эчке эшләр министрлыгына кулланучыларның идентефикаторларын, исем-фамилияләрен, электрон почта адресын, кесә телефоннары номерларын, социаль челтәрдә теркәлү көнен һәм IP-адресларын биргән. Шикаять итүчеләр фикеренчә, бу гамәлләр канунсыз санала.

Вконтакте тапшырган мәгълүматлар нигезендә Андрей Бояршиновны митинг оештыру тәртибен кабаттан бозу өчен административ җаваплылыкка тартканнар һәм 15 тәүлеккә сак астына алганнар диелә.

Моңа кадәр Смольный районы мәхкәмәсе Навальныйның Уфадагы штабы җитәкчесе Лилия Чанышеваның Вконтактега шикаятен карап кире каккан иде. Ләкин соңрак Петербурдагы шәһәр мәхкәмәсе әлеге шикаятьне кабул итәргә кушты. Чанышева да Вконтактедан рухи зыян өчен 100 мең сум күләмендә компенсация сораган иде. Активист социаль челтәр тәртип саклау оешмаларына үзенең шәхси мәгълүматын ачкан дип белдерде.

XS
SM
MD
LG