Accessibility links

Кайнар хәбәр

Илдус Маликов: "Бозлы суда йөзүне татарда киң таратасым килә"


Илдус Маликов
Илдус Маликов

Салкын суда йөзү остасы Илдус Маликов 25-26 мартта Татарстанның Мамадыш районы Соколка бистәсе янындагы күлдә дөнья рекорды куйды. Бер тәүлек эчендә ул салкын суда сигез чакрым араны йөзеп узды.

Әлеге чара Мамадыштан 22 чакрым ераклыкта урнашкан Соколка бистәсе янындагы күлдә узды. Илдус Маликов бозлы суда 24 сәгать эчендә 8050 метр араны йөзеп узды. 25 март көндезге уникедә йөзә башлап, 26 март, үзенә 61 яшь тулган көнне тәмамлады.

Ул бозлы суда 32 метр араны йөзеп килә һәм аннан соң 10-15 минут мунчада ял итеп ала. Шунда ашап алу да каралган. Төнлә йоклау юк. Күл буенда аны табиблар һәм коткаручылар саклап торды.

Чара Соколка бистәсе янындагы "Кояш йорты" лагерында узды
Чара Соколка бистәсе янындагы "Кояш йорты" лагерында узды

Татарстан аксакаллар шурасы рәисе Рәүф Ибраһимов, Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев һәм хөкемдар Фазыл Вәлиәхмәтов катнашындагы төркем Илдус Маликовның күпме ара йөзгәнен санап, теркәп, аңа бу мәгълүматны җиткереп торды. Бу мәгълүматны алар имзалап тиешле оешмаларга җибәрәчәк диелә.

Илдус Маликов бозлы суда йөзүдә дөньякүләм ярышларда дүрт мәртәбә югары күрсәткеч күрсәткән шәхес. Аңа 61 яшь. Әлмәт шәһәрендә яши. Туган авылы Салкын Аланда имам булып хезмәт итә.

Бозлы суда йөзү белән 1987 елда шөгыльләнә башлаган. 5 яшемдә Әлмәт районы Салкын Алан авылында буаны йөзеп чыккан идем, шуннан бирле суда йөзүне дәвам итәм, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Илдус Маликов бозлы суда йөзүдә дөнья рекорды куйды
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:28 0:00

"Бүгенгә кадәр Идел, Чулман, Нократ, Дон, Обь елгаларын йөзеп чыктым һәм Байкал күлендә йөздем. Төрле чит илләргә барып та салкын суда йөзгән булды. Бозлы суда йөзүне татарлар арасында киң таратасым килә" дип белдерде Маликов.

Маликов һөнәре белән режиссер-сценарист. Аңа салкын суда йөзү белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә башлауга һөнәре дә сәбәп булган.

"Без Рабит Батулланың "Кичер мине әнкәй" дигән спектаклен куйдык. Мин ул вакытта Әлмәттә халык театрында спектакльне куючы булып эшли идем. Спектакльдә: "Синең әтиең морж, аны судан тартып чыгарып булмый. Ул сәгатьләр буе суда йөзә" дигән сүзләр бар иде. Мин ул вакытта әле моржның нәрсә икәнен дә белми идем. Менә ике-өч ел үтте, үзем шундый кешегә әйләнеп киттем. Моннан тыш, безнең "Эзләнү" дигән үзешчәннәр киностудиясе бар иде. Шунда Совет берлеге бәйгесенә кышкы йөзү белән шөгыльләнүчеләр турында кино әзерләделәр. Мине режссер-сценарист итеп чакырдылар. Шуны төшергәндә күп кенә кызыклы мәгълүматлар белдем. Тагын яшьләр өчен махсус програм әзерләдем һәм шунда кышкы суда йөзү белән шөгыльләнүче оешманың җитәкчесен чакырдым. Алар үзләренең клублары турында бик кызыклы һәм матур итеп сөйләп, бу да хәтергә кереп калды. Аннары Әлмәттә ел саен моржлар фестивале үтә иде. Бөтен Совет берлегеннән җыелалар, 15 меңләп кеше катнаша иде. Чит илләрдән дә киләләр иде. Зәңгәр күл буенда биналар да салып куйдылар. Шунда шөгыльләнә башладым", дип сөйләде ул.

Илдус Маликов йөзгәнен коткаручылар күзәтә
Илдус Маликов йөзгәнен коткаручылар күзәтә

Илдус Маликов ярышларга кайда гына барса да татарлар белән танышырга тырышкан.

"Китаплар, кассеталар, дисклар, Коръән сүрәләре алып барып тарата идек. Алар шуны сорый иде. Улан-Удэда булганда татар диаспорасы безнең белән матур очрашулар оештырды. Без 500 китап алып барып аларга бүләк итеп бирдек. Бу очрашу гадәткә кереп китте. Көн саен берәр йортка кунакка чакыра торганнар иде. Никах укыйлармы, ифтарга баралармы үзләре белән безне дә алырга тырыша иде. Татар халкы бик матур, мул тормыш алып бара. Кайсы гына төбәккә барып керсәң дә, татар бистәсе әллә кайдан күренеп тора. Аларда гореф-гадәтләр дә сакланган. Аларны да өйрәнеп кайта торган идек", ди ул.

Илдус Маликов
Илдус Маликов

Боларның барысын да ул үз акчасына башкарган. Хөкүмәттән ярдәм булмаган.

"Кайсы гына оешмага керсәң дә үзебезнең оешмадагы кешене сәфәргә юллый алабыз, ә читтән килгәнне җибәрә алмыйбыз диләр иде. Әлмәтнең спорт комитетына хат яза идек. Алар иганәчеләр хисабына җибәрергә дип әйтә иде. Халыкара ярышларга барганда иганәче эзләп йөрү бик әйбәт түгел бит инде. Финляндиягә ике тапкыр дөнья беренчелегенә бардык. Үземне дә, малайны да үз хисабыма алып бардым. Ул вакытта әле пенсиядә түгел, эшмәкәр идем.

Спорт комитеты да зур акчалы оешма түгел. Мәскәү бөтен акчаларны үзенә алып бетерә дә, монда хоккей, футбол, КАМАЗ-мастер, "Зенит" волейбол такымы кебек мәртәбәле оешмаларга гына бераз бирә. Безне әле элек бик белмиләр дә иде. Хәзер инде бераз җиңелрәк, әмма бар да җитәкчедән тора. Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны бер күргәзмәдә очраткан идек. Аңа "Татарстанның җыелма такымы буларак беренче урыннарны алып кайтабыз" дигәч: "Безгә мондый эшмәкәр дә булган, сәламәт тормыш белән дә шөгыльләнгән егетләр кирәк. Гозерләрегез булса, мөрәҗәгать итәрсез" диде. Һәрвакыт президентка вак-төяк мәсьәләләр белән кереп йөреп булмый бит инде. Ельцин (Русиянең элекке президенты - ред.) заманында акчаларның 50% Татарстанда калганда безгә әле ярдәм тия иде, хәзер кызганычка каршы сөендерә алмыйлар", диде Илдус Маликов.

Җанатарлар
Җанатарлар

Чараны Мамадыш хакимияте ярдәме белән Татарстан аксакаллар шурасы һәм салкын суда йөзү федерациясенең җирле бүлеге оештырды. Оештыручылар аны Икенче дөнья сугышында җиңүнең 75 еллыгына, Татарстан республикасының 100 еллыгына, Мамадыш шәһәренең 220 еллыгына, Сөембикә ханбикә тууга 500 ел тулуга багышлый.

XS
SM
MD
LG