Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рефат Чубаров: "Кырымтатарлар оккупантлар алдында тезләнмәгән өчен басымга дучар ителә"


Рефат Чубаров
Рефат Чубаров

Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров 27 март Кырымда кырымтатарлар йортларында үткәрелгән тентүләр уңаеннан махсус белдерү ясады.

"Бүген Кырымда милләтебез авыр көннәр уздыра. Һәркөн кешеләребез башына авырлыклар килә. Ләкин бүгенге кебек берьюлы күп гаиләнең башына килгән авырлыклар биш еллык аннексия дәвамында әле булмаган иде.

27 март иртән Акмәчет янындагы кырымтатар бистәләрендә, Карасубазар, Курман районнарының кайбер авылларында кырымтатар гаиләләренең өйләренә басып керделәр, тентү үткәрделәр. Кайбер урыннарда үзләре алып килгән тыелган китапларны өйләрдә ташлап кешеләребезне гаепләделәр.

27 кырымтатар гаиләсендә узган тентүләрдән соң шушы басымга дучар булган гаиләләргә ихтирамымны белдерәм. Үзләрен намуслы тоткан, аларны яклап чыккан милләттәшләремә, видеолар чыгарып торган, рус оккупантлары алдында курыкмыйча "Сез нигә монда килдегез? Нишлисез монда?" дип торганнарга Мәҗлес исеменнән ихтирамымны белдерәм.

27 кырымтатар гаиләсендә узган тентүләрдән соң 24 кешебезне ФСБга, полициягә алып китеп, аларны гаепләп, мәхкәмәгә тарта башладылар. Вазгыять бик авыр. Алар кырымтатар булган өчен, рус баскынчылары алдында тезләнмәгән өчен, үз милләтен, динен хөрмәт иткән өчен басымга дучар ителде.

Хәзер тоткарланган 24 ир кешенең гаиләләрендә 18 яшенә җитмәгән 55 бала әтисез, өч гаиләдә авырга узган хатын ирсез калды. Ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатарларның, әтисез калган балаларның саны 100гә җитте", диде Рефат Чубаров Фейсбукта туры эфирда.

Чубаров шулай ук кырымтатарларны Кырымдагы "Безнең балалар" дигән оешмага ярдәм итәргә чакырды. Кырым мөфтие Эмирали Аблаевның Путин белән очрашуда "Кырымда мәктәпләр, балалар бакчалары төзелә, һәммә нәрсә яхшы, тыныч" дигәненә, Кырым инженер-педагогия университеты президенты Февзи Якубовның Путинга "кырымтатарларга мәрхәмәт күрсәткән өчен" рәхмәтен җиткергәненә Чубаров тәнкыйть белдерде.

27 март Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда шикләнелгән кырымтатарлар йортларында тентүләр үткәреп 24 кырымтатарны тоткарлап полициягә алып китте.

XS
SM
MD
LG