Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Кырымда кулга алынган кырымтатарларны азат итәргә чакыра


Кырымтатар активистларын тоткарлау, 27 март 2019
Кырымтатар активистларын тоткарлау, 27 март 2019

Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырым хакимиятләре кырымтатар активистларын Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепли.

АКШ дәүләт департаменты Русия хакимиятләренең "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелүче 23 кешене тоткарлау гамәлләрен хөкем итте. АКШ кулга алынган кырымтатарларны һәм шулай ук "нахакка хөкем ителгән украиннарны" кичекмәстән азат итәргә чакыра, диелә дәүләт департаменты башлыгы урынбасары Роберт Палладино белдерүендә.

27 мартта Акмәчеттәге Киев районы мәхкәмәсе "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда шикләнелүче 23 кырымтатар активистын 15 майга кадәр кулга алды.

Русиянең Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир" оешмасын террорчы оешма дип таныды. Украинада аның эшчәнлеге тыелмаган.

27 мартта ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында, шул исәптән "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе активистлары йортларында тентүләр һәм тоткарлаулар уздырды. Кулга алынган кырымтатарлар — "Кырым бердәмлеге" хокук яклау оешмасы активистлары, аларның күбесе — ихтыяри журналистлар.

2014 елда Кырым аннексиясеннән соң, анда барлыгы 55 мөселман кулга алынды. Аларның күбесе "Мемориал" хокук яклау хәрәкәте тарафыннан сәяси тоткын дип танылды.

Украина тышкы эшләр министрлыгы халыкара җәмәгатьчелекне Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда кеше хокуклары бозылу уңаеннан чаралар күрергә, аерым алганда, Мәскәүгә карата чикләүләрне көчәйтергә чакырды.

Кырымтатар активистларын тентү һәм тоткарлауларны Европа берлеге дә хөкем итте.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG