Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия иминлек көчләре тагын өч кырымтатар активистын тоткарлады


Кырымда 27 марттагы тентүләр
Кырымда 27 марттагы тентүләр

Кичә Кырымда өйләре тентелгән өч кырымтатар активисты бүген Дондагы Ростовта тоткарланды.

Русиянең Дондагы Ростов шәһәрендә иминлек көчләре "Кырым теләктәшлеге"нең тагын өч активистын - Ремзи Бекиров, Осман Арифмеметов һәм Владлен Абдулкадыровны тоткарлады. Кичә Кырымда аларның өйләрендә тентүләр узган иде.

Элегрәк Акмәчеттә мәхкәмә Абдулкадыровны 15 майга кадәр кулга алу карары чыгарды.

Иминлек хезмәтләре Кырымдагы кичәге тентүләрдән соң кырымтатар активисты Эдем Яячиковны да эзли, аның кайда булуы билгесез.

Акмәчеттәге Киев районының Русиядән билгеләнгән мәхкәмәсе кичәге тентүләр барышында тоткарланган тагын 11 кырымтатар активистын сак астына алу мәсьәләсен карый. 27 мартта әлеге мәхкәмә тугыз кырымтатар активистын сак астына алу турында карар чыгарган иде.

27 мартта ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында, шул исәптән "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый берләшмәсе активистлары йортларында тентүләр уздырды. Активистлар әйтүенчә, 20 кеше тоткарланган, иминлек көчләре тагын дүрт кешене эзли.

ФСБ Кырымдагы тентүләр турында мәгълүматны раслый, әмма ничә кеше һәм кемнәр тоткарлануын әйтми.

Ремзи Бекиров, Риза Изетов, Руслан Сулейманов, Фарид Базаров һәм Шабан Умеров террорчы төркем эшчәнлеген оештыруда (Русия җинаять кодексының 205.5 маддәсенең беренче өлеше), калган тоткарланучылар террорчы оешма эшчәнлегендә катнашуда (205.5 маддәнең икенче өлеше) шикләнелә диелә.

Халыкара җәмәгатьчелек кичәге тентүләрне һәм тоткарлауларны хөкем итә.

XS
SM
MD
LG