Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге кырымтатарлар йортларындагы тентүләрне хөкем итте


ФСБ тентүләре урынындагы китаплар
ФСБ тентүләре урынындагы китаплар

Европа берлеге бүген Русия көч структураларының кырымтатарлар йортларында уздырган тентүләрен хөкем итеп чыкты.

Берлекнең дипломатик хезмәтенең рәсми вәкиле Майя Коцьянчич журналистлар белән очрашуда Европа берлеге Русия хакимиятләренең аннексияләнгән Кырымдагы гамәлләреннән хәбәрдәр дип белдерде.

Коцьянчич Европа берлегенең тышкы сәясәт өчен җаваплы югары вәкиле Федерика Могерининың Кырым аннексиясе биш еллыгы уңаеннан ясалган чыгышын да искә алды. Могерини ул чыгышында Кырымда кеше хокуклары торышы начараю турында сөйләп кырымтатар активистларны эзәрлекләүләрне мисал итеп китергән иде.

Чәршәмбе иртәсендә башланган бу тентүләр төрле шәһәр һәм авыллардагы 27 йортта узды. Кимендә 20 кеше тоткарланды. ФСБ Хизб ут-Тәхрир оешмасы җитәкчеләрен һәм әгъзаларын тоткарлавын белдерә.

Кырымтатар активистлар әйтүенчә, чынлыкта “Кырым теләктәшлеге” хәрәкәте әгъзалары һәм аларны якларга килгән кешеләр тоткарланган.

Шаһитлар әйтүенчә, Росгвардия аерым кварталларны чолгап алган һәм керү-чыгуны япкан. Шикләнелүчеләр янына адвокатлар да кертелмәгән, шуңа күрә кешеләр протоколларны имзалаудан баш тарткан. Соңрак кайберәүләр үз йортларында табылган тыелган дини китапларны чынлыкта иминлек хезмәткәрләре алып килеп куйганлыгын белдерде.

Кырымның Мәскәүдән билгеләнгән башлыгы Сергей Аксенов иминлек көчләренең гамәлләрен тулысынча хуплавын белдерде, ә репрессияләр турындагы сүзләрне “ялган” һәм “демагогия” дип атады.

Киев Русия иминлек көчләренең бүгенге гамәлләрен күпләп кеше хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады.

2014 елда Кырым Русия тарафыннан аннексияләнгәннән соң, "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы эшчәнлегендә катнашуда шикләнелеп барлыгы 31 кырымтатар эзәрлекләнүгә дучар булды.

"Хизб ут-Тәхрир" оешмасы Русиядә 2003 елда тыелды, Украинада ул ирекле эшли.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG