Accessibility links

Чүп яндыру заводына каршы активистны Ирек мәйданында күмәк йога оештыруда гаеплиләр


Татарстан хөкүмәте каршында йога, 17 август 2018
Татарстан хөкүмәте каршында йога, 17 август 2018

Мәхкәмә рөхсәтсез чара оештыруда гаепләнүче Вера Керпель эшен тиешенчә әзерләү өчен кире полициягә кайтарды.

Татарстанда чүп яндыру заводы төзүгә каршы активист Вера Керпельга, республика хөкүмәте бинасы каршында узган елның августында күмәкләп йога белән шөгыльләнүне оештырган өчен, чара оештыруда гаепләп административ протокол төзелгән. Бүген бу эшне караган Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе административ эш документларын кире полициягә кайтарган һәм аларны тиешенчә әзерләргә кушкан.

Активист Керпельны кичә кич Русия президенты карамагындагы Кеше хокуклары шурасы әгзалары катнашында утырыш узган Татарстан иҗтимагый пулатыннан чыгып барганда тоткарлаганнар иде. Әлеге шура әгъзалары каза хәлендә дип танылган йортларыннан мәҗбүри рәвештә чыгарылучы кешеләр проблемнары турында сөйләшергә килде.

Чүп яндыру заводы төзүгә каршы чыгучылар 17 августта Ирек мәйданында, хөкүмәт бинасы янында күмәкләшеп йога белән шөгыльләнгән иде.

XS
SM
MD
LG