Казанда чүп яндыру заводы төзүгә каршы иҗтимагый хәрәкәт җитәкчесе Вера Керпельны 28 март кичендә Иҗтимагый пулат бинасыннан чыгып барган вакытында “Э” үзәге хезмәткәрләре тоткарлады. Бу турыда юрист Эльза Нисанбекова хәбәр итә.
Февраль башында Татарстанда чүп яндыру корылмасы төзүгә каршы чыгучылар һәм калдыкларны аерым җыеп эшкәртүне таләп итүчеләр Казанда митинг уздырган иде. Чарада 500ләп кеше катнашты. Төп таләп чүп яндыру корылмасын төзүне булдырмау һәм калдыкларны аерым җыю булды. Чарада чыгыш ясаучылар Татарстан хөкүмәтенең алар белән аралашудан баш тартуын һәм диалог булдырырга җыенмавын белдерде. Бу чара Русия күләмендә үткәрелә торган "Русия – чүплек түгел" акциясенең өлеше булып торды. Русиянең 30-лап төбәгендә чүпне аерып җыюны хуплап, чүп яндыру заводларына каршы, башка экология проблемнарына багышланган митинглар узды.
22 мартта чүп яндыру заводына каршы чыгучылар Мәскәүдә эшләүче “Принципъ” иҗтимагый оешмасы уздырган экспертиза нәтиҗәләрен алды. Казаннар соравы белән белгечләр заводның төбәктәге табигать һәм әйләнә-тирә мохит торышына тәэсирен тикшерде. Экспертиза күрсәткәнчә, проектны эшләгәндә тиешле нормативлар һәм экологик иминлек кагыйдәләре бозылган. Төзеләсе завод әйләнә-тирә мохитка зыян салачак, беренче чиратта, һаваны пычратачак, диелгән бәяләмәдә. Завод төзелсә, табигатькә, мохитка, халыкның сәламәтлегенә зыян киләчәк, экологик торышның начараюына китерәчәк.
2019 елның 1 гыйнварында Русиядә каты калдыкларны җыю турында яңа канун гамәлгә керде, яңа тарифлар, чүп җыючы операторлар билгеләнде. Кайбер өлкәләрдә халык чүпне вакытында җыймыйлар дип зарлана.
Казанда чүптән котылуның башка ысулын кулланмакчылар. Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә чүп яндыру корылмасы төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы - "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы каты калдыкларның яртысын юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы төрле чаралар уздыра.