Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы митинг узды


Чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы митинг
Чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы митинг

Татарстанда чүп яндыру корылмасын төзүгә каршы һәм калдыкларны аерым җыеп эшкәртүне таләп итүчеләр Казан читендә урнашкан Осиново бистәсенә җыелдылар. Чарада 500ләп кеше катнашты.

Митинг алдыннан җирле "Әл-Ислах" мәчете имамы өйлә намазыннан соң, мөселманнар чүп яндыру корылмасы төзелмәсен иде дип дога кылды.Мулланың хәер-фатыйхасын алган мәхәллә халкының бер өлеше бистәнең футбол кырында узган каршылык чарасына кушылды. Митингка барлыгы 500 дән артык кеше җыелган иде.

Төп таләп буларак чүп яндыру корылмасын төзүне булдырмау һәм калдыкларны аерым җыю иде. Чарада чыгыш ясаучылар Татарстан хөкүмәтенең алар белән аралашырга баш тартуын һәм диалог төзергә җыенмавын белдерде. Активист Вера Керпель әйтүенчә, хәзерге вакытта төрле мәхкәмәләрдә завод төзүгә каршы тапшырылган дәгъвалар карала, чираттагысы 6 февраль көнне Мәскәүдә Югары мәхкәмәдә каралачак.

"Русия мәхкәмәләрендә чыгарылган карарлар безнең файдага булмаган очракта без Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсенә мөрәҗагать итәргә мәҗбүр булачакбыз. Җиңәрбез дип ышанам. Чүп яндыру корылмасын башта 2017 елның көзендә, соңрак былтыр, хәзер исә быел җәен төзи башлыйбыз дип әйткәннәр иде, шулай сөйләнә-сөйләнә чүп яндыру корылмасын бөтенләй салмаслар дип ышанабыз", диде Керпель Азатлыкка.

Эколог Владимир Шушков әйтүенчә, көрәшне туктатырга кирәкми. Ул сугыш елларын искә төшереп: "Басып алучыларга я бирелергә, яки аларга каршы чыгарга мөмкин, башка юл юк", диде.

Чыгыш ясаучылар чүпне аерым җыярга кирәклеге хакында бәян кылды. Юрист Елена Бикташева соңгы тикшеренүләр турында сөйләде. "Европада галимнәр чүп яндыру корылмасы тирәсендә яшәүче халыкны тикшергән. Бу әле югары технологияләр буенча төзелгән заводлар һәм аларда да зарарлы матдәләр күләме рөхсәт ителгәннәннән ике-өч тапкыр күбрәк булып чыккан. Бездә исә искергән проект белән төзергә җыеналар", диде ул.

Митингка килгән халык Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗагатькә кул куйды.

Казан активистлары чүп яндыру корылмасы төзелешенә каршы митингны Ирек мәйданында уздырырга ниятләгән иде. Әмма шәһәр хакимияте рөхсәт бирмәде, мәхкәмә бу карарны кануни дип тапты.

​Казандагы чара бүген Русия күләмендә үткәрелә торган "Русия – чүплек түгел" акциясенең өлеше булып тора. Русиянең 30лап төбәгендә бүген чүпне аерып җыюны хуплап, чүп яндыру заводларына каршы, башка экология проблемнарына багышланган митинглар узды. ​

2019 елның 1 гыйнварында Русиядә каты калдыкларны җыю турында яңа канун үз көченә керде, яңа тарифлар, чүп җыючы операторлар билгеләнде. Кайбер өлкәләрдә халык чүпне вакытында җыймыйлар дип зарлана.​

Казанда чүптән котылуның башка ысулын кулланмакчылар. Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә чүп яндыру корылмасы төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы - "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы 50% каты калдыкларны юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Осиново бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып төрле чаралар уздыра.

XS
SM
MD
LG