Бу атнаның сишәмбесе, 7 май көнне Воронеж өлкәсендә юл һәлакәте булган: Украинадагы сугыштан Уфага мобилизацияләнгәннәрне һәм контрактчыларны алып кайтып килгән автобуска "Волга" машинасы килеп кергән. Бу хакта Baza һәм Astra Telegram-каналлары хәбәр итте.
Юл һәлакәте Воронеж өлкәсенең Россошански районында, Архиповка авылы тирәсендә булган. 32 хәрбине алып кайтып килгән автобус каршына "Волга" машинасы килеп чыккан. Бәрелгәннән соң машина шартлаган, аның 69 яшьлек йөртүчесе урында һәлак булган. Astra казаның видеоларын да чыгарды.
Хәрбиләр утырган автобус исә әйләнеп юл читенә төшкән. Тугыз хәрби җәрәхәтләнгән, Baza мәгълүматынча, өчесе авыр хәлдә. Хәрбиләрне алып кайтучы "Башавтотранс" йөртүчеләре яраланмаган диелә.
- Мәскәүнең Украинага һөҗүменә булышу өчен Башкортстанда мотоукчы полк, дистәдән артык хәрби төркем төзелде. Башкортстан хакимиятләре Украинадагы сугышка җибәрү өчен хәрби төркемнәр төзеп, аларны фронтка юллый торган арада, республикага кайткан мәетләр саны да арта гына бара.
- Башкортстан Русиянең Украинага каршы сугышында иң күп кешесен югалткан төбәкләрнең берсе булып тора. Алар арасында авыл кешеләре күп. Азатлык хисабына күрә, бу сугышта Башкортстаннан кимендә 1996 кеше һәлак булган.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум