Accessibility links

Кайнар хәбәр

Reuters: Трамп Төньяк Кореяның барлык атом коралын АКШка тапшырырга сораган


Дональд Трамп һәм Ким Чен Ын Ханойда, 28 февраль 2019
Дональд Трамп һәм Ким Чен Ын Ханойда, 28 февраль 2019

Төньяк Кореяның 60ка кадәр атом җайланмасы бар дип санала.

АКШ президенты Дональд Трамп Төньяк Корея җитәкчесе Ким Чен Ыннан илдәге барлык атом коралы һәм ягулык сакланмаларын Вашингтонга тапшырырга сораган.

Reuters агентлыгы хәбәр итүенчә, бу турыда хат 28 февраль Ханойда Америка-Төньяк Корея сөйләшүләре вакытында тапшырылган. Моннан тыш АКШ атом өлкәсенә караган объектларны, шул исәптән уран баету ширкәтләрен дә тулысынча сүтәргә таләп иткән.

Reuters белдерүенчә, Кушма Штатлар "Төньяк Кореяны атом коралыннан тулысынча арындыру" дигәндә күз алдында нәрсә тотканын Трамп беренче тапкыр шулай ачык итеп әйткән.

Ул көнне Ким көтмәгәндә Трамп белән иртәнге ашта очрашудан баш тарткан. Аналитиклар фикеренчә, ул Трампның тәкъдимен кимсетү дип кабул иткән. Җавап итеп АКШ Төньяк Кореядан икътисади чикләүләрне тулысынча алмаска карар итте.

Төньяк Кореяның 10нан алып 60ка кадәр атом җайланмасы бар дип санала. Ул шулай ук водород бомбасын сынау турында да белдерде.

XS
SM
MD
LG