Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа берлеге Кырымда кулга алынган татарларны азат итүне таләп итә


Кырымтатарлар йортларында тентүләр, 29 март 2019
Кырымтатарлар йортларында тентүләр, 29 март 2019

Европа дипломатиясе вәкиле искәртүенчә, кырымтатар активистлары "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашәуда гаепләнә, ләкин бу оешма Русиядә тыелса да, Украинада тыелмаган.

Европа берлеге Русия тарафыннан аннексияләнгән Кырымда 23 кырымтатар активисты тоткарлану уңаеннан Русиягә кискен тәнкыйть белдерде.

"Европа берлеге Кырымда һәм Акъярда Русия кануннары үтәлүен танымый һәм канунсыз рәвештә кулга алынганарның кичекмәстән азат ителүен таләп итә" диелә Европа берлеге тышкы сәясәт вәкиле белдерүендә.

Европа дипломатиясе вәкиле искәртүенчә, кырымтатар активистлары "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашәуда гаепләнә, ләкин бу оешма Русиядә тыелса да, Украинада тыелмаган.

27 мартта Русиянең ФСБ, эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре кырымтатар активистлары йортларында тентүләр һәм тоткарлаулар уздырды. Кулга алынган кырымтатарлар — "Кырым бердәмлеге" хокук яклау оешмасы активистлары, аларның күбесе — ихтыяри журналистлар.

29 мартта кулга алынган кырымтатарларның Дондагы Ростов шәһәрендәге тикшерү изоляторына урнаштырылуы мәгълүм булды.

​2014 елда Кырым аннексиясеннән соң, анда барлыгы 55 мөселман кулга алынды. Аларның күбесе "Мемориал" хокук яклау хәрәкәте тарафыннан сәяси тоткын дип танылды.

XS
SM
MD
LG