Accessibility links

Кайнар хәбәр

31 март Украинада президент сайлау уза


Украина президентлыгына төп намзәтләр: Владимир Зеленский, Петр Порошенко һәм Юлия Тимошенко
Украина президентлыгына төп намзәтләр: Владимир Зеленский, Петр Порошенко һәм Юлия Тимошенко

Президент вазифасына барлыгы 39 намзәт дәгъва итә. Аларның берсе дә беренче турда тавышларның 50 процентын җыя алмаячак дип көтелә.

Беренче турда намзәтләрнең берсе дә тавышларның 50 процентын җыя алмаса, өч атнадан, 21 апрельдә иң күп тавыш җыйган ике намзәт арасында икенче тур үтәчәк.

Социологлар фикеренчә, икенче турга шоумен Владимир Зеленский, хәзерге президент Петр Порошенко яисә "Батькивщина" партиясе җитәкчесе Юлия Тимошенко чыга ала.

Шулай ук "Гражданлык позициясе" партиясе җитәкчесе Анатолий Гриценко һәм "Тормыш өчен" оппозиция платформасы вәкиле Юрий Бойконың шанслары бар дип санала.

Тавыш бирүне 19 халыкара оешмадан һәм 17 чит илдән 2344 рәсми күзәтүче күзәтәчәк. Алар арасында Украина Югары Радасы тарафыннан агрессор дәүләт дип танылган Русия ватандашлары юк.

Сайлауда барлыгы 30 миллион сайлаучы катнаша ала, аларның 1 проценты, ягъни 300 меңе тавыш бирү урынын алмаштыру мөмкинлеге белән файдаланган. Бу сайлаучыларның өчтән бер өлеше яшәү урынын вактытлыча алмаштырган Донецки, Луһански төбәгеннән һәм оккупацияләнгән Кырымнан.

Тавыш бирүдә украиннарның 80 проценты катнашыр дип көтелә.

Донбасста хезмәт иткән хәрбиләр өчен 79 махсус тавыш бирү урыны оештырылган, Украина буенча барлыгы 29,9 мең тавыш бирү урыны булдырылган. 72 чит илдә тавыш бирү урыннарында 400 мең кеше теркәлгән.

Сайлау көнендә Украинаның иминлек хезмәтләре урамнарда, вокзалларда, һава аланнарында вазгыятьне күзәтәчәк. Алар белән бергә 134,5 мең полиция хезмәткәре дә көчәйтелгән режимда эшләячәк.

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе сайлауда Порошенконы яклаганын белдереп Украинада яшәүче кырымтатарларны аңа тавыш бирергә чакырды. Украина заманында кырымтатар сайлаучыларының саны 170 мең чамасы иде.

XS
SM
MD
LG