Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ачык Русия" хәрәкәте үзенең бетерелүе турында игълан итте


"Ачык Русия"нең Казандагы активисты Гөлназ Равилова
"Ачык Русия"нең Казандагы активисты Гөлназ Равилова

Юстиция министрлыгына "Ачык Русия"не иҗтимагый оешма буларак теркәү өчен документлар тапшырылган.

"Ачык Русия" конференциясендә хәрәкәтне бетерү турында карар кабул ителгән. Интерфакс агентлыгы оешманың матбугат вәкиле Наталья Грязневичның "Бу активистларны саклау өчен эшләнде" дигән сүзләрен​ китерә.

"Ачык Русия" хәрәкәте конференция карары нигезендә бетерелде, — диде ул. — "Ачык Русия" активистларын эзәрлекләү канунсыз булуга карамастан, һәм без моны барлык инстанцияләрдә тәкрарлауны дәвам итәбез, кешеләрнең иминлеге безнең өчен мөһимрәк дигән карар кабул иттек".

Соңгы ике елда хәрәкәт активистларына карата теләнмәгән оешмада катнашу турындагы маддә нигезендә дистәләрчә административ эш ачылган (Административ хокук бозулар кодексының 20.33нче маддәсе).

​"Ачык Русия" хәрәкәтен гамәлгә кую конференциясе 2016 елның 12-13 ноябрендә Һелсинкида узды. Анда хәрәкәт рәисе итеп ярты елга Михаил Ходорковский сайланды. 2018 елда хәрәкәтне Петербур активисты Андрей Пивоваров җитәкләде.

26 мартта Русия юстиция министрлыгына "Ачык Русия"не иҗтимагый оешма буларак теркәү өчен документлар тапшырылды. Моңа кадәр "Ачык Русия" үз эшчәнлеген теркәлмәгән челтәр хәрәкәте кысаларында алып бара иде. Русиядә теләнмәгән дип табылган Rossia Otkrytaya Rossia ("Ачык Русия", Британия) оешмасы белән бәйләнештә булуны "Ачык Русия" хәрәкәтендә кире кагалар.

Оешма 2017 елдан башлап Русиядә теләнмәгән дип санала. 2019 елның 21 гыйнварында "Ачык Русия" хәрәкәте шурасы әгъзасы Анастасия Шевченкога карата теләнмәгән оешма эшчәнлеге турындагы маддә нигезендә җинаять эше ачылды.

"Ачык Русия"нең Казандагы активисты Гөлназ Равилова урам чарасы уздыру кагыйдәләрен бозуда гаепләнеп 30 сәгать мәҗбүри эшкә хөкем ителде. Аның Татарстан Югары мәхкәмәсендә каралырга тиешле эше 24 апрельгә күчерелде.

Казандагы хокук яклаучы Эльза Нисанбекованы да теләнмәгән оешма белән хезмәттәшлектә гаепләргә җыеналар. Җомга көнне аңа Казан һава аланында прокуратурага чакыру тоттырганнар.

XS
SM
MD
LG