Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияләрнең 19 проценты Кырымны аннексияләү илгә зыян китерде дип исәпли


Русияләрнең 54 проценты илнең Көнбатыш белән Кырым аннексиясе нәтиҗәсендә башланган низагы акрынлап җайланыр дип исәпли. Левада фикер белешү үзәге уздырган сораштыруда бу сан соңгы биш елдагы иң югары дәрәҗәгә күтәрелгән.

Русия хакимияте “кушылу” дип атаган Кырым аннексиясенең Русиягә файдасы зыяныннан күбрәк дип исәпләүчеләр саны соңгы бер елда 70 проценттан 65 процентка төшкән

Кырымны “кушу” халыкара килешүләрне бозып эшләнде дип исәпләүчеләр саны соңгы өч елда тугыз проценттан 17 процентка күтәрелде.
“Җәмәгатьчелек фикере” (ФОМ) күптән түгел уздырган сораштыру нәтиҗәләре Кырымны аннексияләү файдалы булды дип исәпләүчеләр 2015 елның язындагы 67 проценттан 39 процентка төшкән.

Шулай да русияләрнең абсолют күпчелеге Украинаның ярымутравын Русиягә “кушу” дөрес карар булды дип исәпли. Левада сораштыруы андыйларның 86 процент булуын күрсәтә.

2014 елның язында Русия хәрбиләре Кырымны басып алып анда янәсе референдум уздырды. Украина һәм халыкара җәмәгатьчелек бу референдум нәтиҗәләрен танымый һәм Русия Кырымны аннексияләде дип белдерә. Русия исә аны “тарихи гаделлекнең торгызылуы” дип атый.

2014 елдан АКШ һәм кайбер Көнбатыш илләре Кырым аннексиясе сәбәпле Русиягә карата чикләүләр кертте һәм аларны ярты ел саен озайта килә.
Икътисади үсеш министрлыгы исәпләвенчә, 2018 елда халыкара чикләүләрнең Русиягә зыяны 6,3 млрд доллар булган.

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG