Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: Үтерелгән журналист Хашоггиның балалары Эр-Риядтан компенсация алган


Җамал Хашогги
Җамал Хашогги

Зур акчалар түләп, согуд хакимияте Хашогги балаларының аның үтерелүе турында кискен сүзләрдән тыелуына ирешмәкче дип яза The Washington Post.

Согуд Гарәбстаны хакимиятләре былтыр октябрьдә үтерелгән журналист Җамал Хашоггиның балаларына кыйммәтле милек тапшырган һәм ай саен 10 мең доллар компенсация түләп тора. Бу хакта согуд хөкүмәте хезмәткәрләренә һәм Хашогги гаиләсенә якын чыганакларга таянып Washington Post газеты хәбәр итә.

Басма чыганаклары фикеренчә, шулай итеп хакимиятләр Хашогги балаларының аның үтерелүе турында кискен сүзләрдән тыелуына ирешмәкче. Моңа кадәр Хашоггиның ике улы һәм ике кызы Согуд Гарәбстаны хөкүмәтен тәнкыйтьләмәде.

Компенсацияне Сәлман патша хуплаган диелә. Ул "зур гаделсезлек килеп чыгуын" һәм "вазгыятьне үзгәртергә кирәклеген" таныган ди газет.

Җамал Хашогги - танылган согуд журналисты. The Washington Post колумнисты булды. Соңгы елларында АКШта яшәгән һәм Согуд Гарәбстаны җитәкчелеген тәнкыйтьләгән. Былтыр 2 октябрьдә ул Согуд Гарәбстанының Истанбулдагы илчелегенә кергәч югала. Төркия матбугат чаралары ул илчелектә үтерелгән, аның гәүдәсе кисәкләнгән дип язды. Согуд Гарәбстаны Хашоггиның илчелек бинасында үтерелүен таныды, әмма моны сугышу нәтиҗәсендә очраклы килеп чыккан хәл дип атады. Гаеплеләргә җәза бирергә вәгъдә ителде. Төркия һәм Согуд Гарәбстаны бердәм тикшерү төркеме төзеде.

Медиа АКШның Үзәк күзләү идарәсенә сылтанып, журналистны Согуд Гарәбстаны шаһзадәсе Мөхәммәд бин Сәлман үтерергә кушкан булырга мөмкин дип язды.

XS
SM
MD
LG