Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Кирилл Серебренниковны йорт сагында тоту вакытын озайтты


Режиссер Кирилл Серебренников
Режиссер Кирилл Серебренников

Режиссер Кирил Серебренников, Русия академик яшьләр театры җитәкчесе Софья Апфельбаум һәм "Седьмая студия"нең элекке җитәкчесе Юрий Итинны йорт сагында тоту вакыты тагын өч айга озайтылды.

Мәскәүдә мәхкәмә "Седьмая студия" эше нигезендә гаепләнүче режиссер Кирилл Серебренниковны йорт сагында тотуы вакытын 4 июльгә кадәр озайтты.

Шул ук мөддәткә җинаять эшендә гаепләнүче тагын ике кеше - Русия академик яшьләр театры җитәкчесе Софья Апфельбаум һәм "Седьмая студия"нең элекке җитәкчесе Юрий Итин да йорт сагында калачак.

Дәүләт гаепләүчесе йорт сагын озайту җинаять эшен карауны нәтиҗәлерәк итәчәк һәм фигурантларның качып китүенә, шаһитләргә басым ясауга яки "Седьмая студия"нең элекке продюсеры, эзләүдә булган Екатерина Воронова белән элемтәгә керүгә юл куймаячак дип белдерә.

Адвокатлар әлеге чикләү чарасын кире кагуны сорады.

Русия режиссеры, "Гоголь үзәге" җитәкчесе Кирилл Серебренников 2017 елның августында ​тоткарланды. Ул бюджет акчасын үзләштерүдә шикләнелде. Тәртип саклау оешмалары белдерүенчә, Серебренников 2011-2014 елларда үзе җитәкләгән "Платформа" исемле театраль проектка бюджеттан бүленгән "кимендә 68 миллион сумны" үзләштергән. Тикшерү барышында дәүләткә китерелгән зыян суммасының ике тапкыр артыграк булуы белдерелде һәм ул 133 миллион сумга җитте. Серебренниковны тикшерү вакытына өй сагы астында тотарга карар ителде.

Акчалар урлауда шулай ук Серебренников төзегән "Седьмая студия" төркеме продюсерлары Алексей Малобродский һәм Екатерина Воронова, җитәкчесе Юрий Итин һәм бухгалтер Нина Масляева гаепләнә. Масляева гына гаебен таныды, башкаларга каршы шәһадәтлек кылды һәм аның эше аерым карала.

XS
SM
MD
LG