Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суворовчыларның эхинококкоз белән авыруының төп сәбәбе ризык белән бәйле диелә


Суворов училищесы курсантлары
Суворов училищесы курсантлары

Прокуратура суворовчыларның эхинококкоз белән авыруының өч сәбәбен тикшерә. Алар паразитлы азык-төлек китерү һәм аны тиешле эшкәртмәү белән бәйле.

Ульян суворов училищесы курсантларының эхинококкоз йоктыруы ризык кабул итүне оештырудагы җитешсезлекләр белән бәйле. Бу хакта Русия думасы депутаты Алексей Куринный соравына Баш хәрби прокуратурадан килгән җавапта әйтелә.

Депутат Facebook-та урнаштырган документта прокурор Валерий Петров авыруның өч сәбәбе тикшерелә дип белдергән: училищега йогышлы паразитлар булган ризык (яшелчә, җимешләр, ит) китерү, итне тиешле дәрәҗәдә пешереп җиткермәү һәм азык-төлекне юганда санитар кагыйдәләрне бозу, ашханәдә ашарга пешергәндә ризыкны алдан уйлап паразитлар белән агулау.

Училищеда авыру ачыклану белән саклану министрлыгы ризык аша йоктыру версиясен кире кагарга тырышты. Авыруның чыганагы инфекцияле этләр дип белдерелде.

Училище офицерлары гаепне курсантларның үзләренә тагарга да омтылды. Алар насвай наркотик матдәсе кулланганда йоктырган дип фаразладылар. Әмма Ульян өлкәсенең роспотребнадзор вәкиле Диләрә Хәмитова бу версияне кире какты. Аның сүзләренчә, насвайны күп яшьләр куллана, әгәр ул йогышлы авыру чыганагы булса, ярты ил чирләр иде диде Хәмитова.

Сембернең Суворов училищесында эхинококкоз авыруы гыйнвар ахырында югары курсларда укучыларны план нигезендә тикшерү вакытында ачыкланды.

Эхинококкоз йоктырган балаларны дәваларга Мәскәүгә җибәрделәр. Табип-паразитологлар консилиумы бөтен курсантларга да профилактик дәвалау уздырырга карар кылды. Чөнки авыруның инкубация вакыты озакка сузыла, чир берничә елдан соң гына ачыкланырга да мөмкин.

Эхинококкоз йоктырган Ульян Суворов училищесы укучыларына химия терапиясе узарга туры киләчәк дип тә белдерелгән иде. Кайберләренә операция ясарга мөмкиннәр. Ә калганнары дистә еллар буе табиблар күзәтүендә булырга тиеш.

XS
SM
MD
LG