Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанның элекке вице-премьеры Евгений Гурьев ике айга сак астына алынды


Евгений Гурьев мәхкәмә утырышында
Евгений Гурьев мәхкәмә утырышында

Элекке түрә Уфа тирәсендә җир кишәрлекләрен арзан бәягә сатуны оештырып дәүләткә 27 миллион сумлык зыян китергән диелә.

Башкортстанның элекке вице-премьеры, милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры Евгений Гурьев Уфадагы мәхкәмә карары белән 20 майга кадәр сак астына алынды.

Гурьевны 1 апрельдә тоткарлаганнар иде. Элекке түрәгә җир кишәрлекләрен сатканда вәкаләтләре кысаларыннан чыгу (җинаять кодексының 286нчы маддәсе) турында гаепләү белдерелде. Тикшерү мәгълүматына караганда, 2015 елның ноябрендә ул Уфада урнашкан ике җир кишәрлеген "Группа компания СУ-10" ширкәтенә арзан бәядән саткан. Ширкәт ул җирне кадастр бәясеннән ике тапкыр арзанракка сатып алган.

Тикшерү комитеты Гурьев гамәлләре дәүләткә 27 милион сум тирәсе зыян китергән дип саный.

Гурьевның хатыны Оксана Иванова Idel.Реалига иренә җинаять эше ачылуын республикада "элекке министрларга каршы барган сәяси кампания" дип атады. Аның сүзләренчә, Гурьев бу җир кишәрлекләрен сату турында карар кабул иткәндә "хөкүмәт һәм мәхкәмәләр кушуын гына үтәгән".

Гурьев милек һәм җир мөнәсәбәтләре министрлыгын 2014 елның гыйнварыннан 2018 елның октябренә кадәр җитәкләде. Радий Хәбиров Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы итеп билгеләнгәч Гурьев министрлыктан китте.

XS
SM
MD
LG