Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәр бишенче русияле мөмкинлек булу белән илдән күчеп китәргә әзер


Бигрәк тә 15-49 яшьтәгеләр Русиядән китәргә омтыла, андыйлар саны 44 процентка җиткән. 49-60 яшьтәгеләр арасында китәргә теләүчеләр 9 процент кына тәшкил итә.

Һәр бишенче русияле, мөкинлек булса, илдән күчеп китәргә тели. 49 яшькә кадәргеләр арасында эмиграциягә әзер булучылар 44 процентка җиткән. Бу хакта Gallup оешмасы 2018 ел өчен уздырган сораштыру нәтиҗәләрендә языла.

Тикшерүчеләр респондентларга "Әгәр сезнең мөмкинлегегез булса, башка илгә яшәргә күчәр идегезме?" дигән сорау бирелгән. 2018 елда күчеп китәргә теләүчеләр саны бөтен тикшерү тарихында (2007 елдан) иң югарысы.

Бигрәк тә 15-49 яшьтәгеләр илдән китәргә омтыла, андыйлар саны 44 процентка җиткән. 49-60 яшьтәгеләр арасында китәргә теләүчеләр 9 процент кына тәшкил итә.

Русияләрнең күпчелеге Европа берлегендә яшәргә теләвен белдергән. Анда күчеп китәргә теләүчеләрнең 40 проценты яшәр иде. Респондентлар арасында эмиграция өчен иң популяр ил Германия булган (15 процент). Икенче урында - АКШ (12 процент).

Русия президенты Владимир Путин сәясәтен хуплаучылраның 12 проценты илдән күчеп китәргә тели, хупламаучылар арасында бу сан - 40 процент.

Күптән түгел "Проект" медиасы Росстат һәм башка чыганакларга таянып, Русиядән күчеп китүчеләр турындан тикшерү чыгарды. "Проект" мәгълүматларына караганда, Владимир Путин өченче тапкыр президент булып эшләү дәверендә Русиядән китүчеләр саны рекордлы дәрәҗәгә җиткән. Бу чорда барлыгы 1,7 миллион кеше киткән. Шул ук вакытта "Проект" Росстат китүчеләр санын киметеп күрсәтә дип белдерә. АКШ эчке иминлек министрлыгының 2017 елгы саннары Росстат саннарынyан алты тапкырга артыграк. Ягъни Росстат АКШка китүчеләрне азрак теркәгән.

XS
SM
MD
LG