Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Халык иҗатка, нәфис сүзгә битарафка әйләнеп бара"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

5 апрель Бәләбәй шәһәрендә "Илһам чишмәләре-2019" шигърият фестивале узды. Төбәкара шигърият фестивале елдан-ел форматын кечерәйтә, катнашучылар саны да кими бара.

Быелгы шигърият фестивале унҗиденчесе булды. Тәүгесе 1996 елда үткән иде. Фестиваль баштагы елларда шактый колачлы оештырылды. Төбәкара булуы сәбәпле, аларда Татарстан һәм Чуашстаннан да шагыйрьләр катнаша иде. Чара кысасында тапшырыла торган Фатих Кәрим премиясен алучылар арасында мотлак Казан һәм Чабаксардан килгән шагыйрьләр дә була иде. Фатих Кәрим премиясен баштагы елларда Татарстан шагыйрьләреннән Ренат Харис (1996), Әхмәт Гадел (1999), Рәдиф Гаташ (2000), Зәет Мәҗитов (үлгәннән соң) һәм галим Рамил Исламов (2001), 2002 елда Роберт Миңнуллин алган иде. Аннан соң 13 ел өзеклектән соң Татарстаннан Рамил Сарчин лаек дип табылды. Аңа бу премия Фатих Кәримнең тормышы һәм язмышы турында китабы өчен бирелде. Шуннан соң әлеге премия чит төбәк иҗатчыларына бирелми башлады.

Баштагы елларда чара өч көн бара иде. Беренче көнне кунаклар килеп урнаша. Икенче көнне алар төркем-төркемгә бүленеп очрашулар уздыра. Шул исәптән Тузлыкуыш дигән татар авылында да очрашулар була иде. Өченче көнне "Бәләбәй чишмәләре" исемле китап туе һәм чараны ябу тантанасы уза иде.

Ел саен өчәр көн барган фестиваль башта ике елга бергә калды, соңгы елларда бер генә көнгә калдырылды

Ел саен өчәр көн барган фестиваль башта ике елга бергә калды, соңгы елларда бер генә көнгә калдырылды. Чираттагысы тагын да билен ныграк кыскан булып чыкты. Ул Башкортстан оешуга 100 ел тулу уңаеннан уздырылган чара белән бергә үтте. Беренче өлештә Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан тантана узды. Икенче өлештә “Илһам чишмәләре-2019” фестиваленә йомгак ясалды. Чарада Фатих Кәрим премияләре тапшырылды. Алар Башкортстанда яшәүче башкорт, татар, урыс һәм чуаш шагыйрьләренә тапшырылды. Бу премиягә ия булучылар арасында шагыйрь һәм галим Илдус Фазлетдинов һәм бик күп җырлар авторы Рамил Чурагулов та бар.

Аннан соң фестивальдә катнашкан иҗатчылар бүләкләнде.Чарага бары тик Гран-при, беренче, икенче, өченче урыннарны алучылар гына чакырылган булып чыкты. Төрле номинацияләрдә җиңүчеләр беренче тапкыр чарага чакырылмады. Фестиваль төбәкара дип аталуга карамастан, ул республика күләмендә генә узды. Фестивальгә номинацияләрдә җиңүчеләрне чакырып мәшәкатьләнмәгәннәр.

Башкортстан республикасы оештырылуга һәм Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулу уңаеннан һәм Фатих Кәримнең тууына 110 ел тулу уңаеннан быел беренче тапкыр өч яңа номинация оештырылган.

Без быелгы фестиваль уңаеннан Бәләбәй районының "Бәләбәй хәбәрләре" гәзите мөхәррире, фестивальнең татар һәм башкорт шигърияте буенча бәяләмә төркеме әгъзасы, шагыйрә Зәйфә Салихованың фикерләрен белештек.

—​ Зәйфә ханым, ни өчен шушы көнгә төштек?

Зәйфә Салихова
Зәйфә Салихова

— Ел да өчәр көн барган чараның бер көнгә һәм ике елга бер генә тапкыр узуга калдырылуын икътисади авырлыклар белән аңлаталар. Элек милли хәрәкәт көчле булган елларда Бәләбәй татар иҗтимагый үзәге вәкилләре Казанга барып, кунакка шагыйрьләрне чакыра иде. Чуаш милли хәрәкәте Чуашстаннан чакырды. Фестивальдә катнашучылар, ягъни иҗатларын җибәрүчеләр дә өчәр йөзгә җитә иде. Быел барлыгы 162 кеше шигырьләрен җибәргән. Шуларның 57се урыс, 38е башкорт, 35е чуаш һәм 32се татар телендә. Шулай итеп, иң әзе татар телендә. Элек бу сан берничә тапкыр зуррак була иде. Иң борчыганы – яшьләр юк. Балалар түгел, хәтта студентлар да катнашмый башлады. Баштагы елларда без мәктәп укучыларының иҗатын туплап "Проба пера" – "Каләм чарлау" дигән китап чыгара идек. Быел татарлар арасында фестивальдә катнашкан иң яшь каләм тибрәтүчебезгә 42 яшь.

—​ Сәбәбен, гадәттә, мәгариф проблемнары белән аңлатабыз.

— Татар-башкорт иҗатчыларының кимүен мәгариф, ягъни милли мәктәпләр, туган тел укыту белән аңлатып булыр иде. Ләкин урыс телендә иҗат итүчеләр дә кими бит! Халык иҗатка, нәфис сүзгә битарафка әйләнеп бара. Фестиваль сүнү – тормыш сүнүне күрсәтә.

Чара өчәр көн барганда язучылар төркемнәре Бәләбәй шәһәреннән тыш, Приют касабасына, чуашлар яшәгән Слакбаш, урыслар яшәгән Өсән-Иван, татарлар яшәгән Тузлыкуыш авылларына баралар иде. Халык тере шагыйрьләр белән аралаша, аларны тыңлый, балалар һәм яшьләр хикмәтле сүз тәэсирендә үзләре дә каләмнәрен чарлап карый иде.

—​ Сез эшләгән "Бәләбәй хәбәрләре"нең тиражы күпме?

— Мин татар һәм башкорт телләрендәге гәзитләрне әзерлим. Татарчасының – 346, башкортчасы – йөздән артык. Ә Бәләбәй районында 20 меңнән артык татар яши дип беләбез. Узган ел гәзит оешуга 100 ел тулды. Икенче бөтендөнья сугышы елларында да чыгудан туктамаган гәзитне интернет форматка гына калдырырга җыеналар. Районда туган тел укытучылары 8 кеше, шуның икесе генә үз фәнен укытып хезмәт хакы ала. Калган 6сы башка фәннәр дә укытырга, яки икенче урында эшләргә мәҗбүр. Чөнки атнасына берничә сәгать татар теле укытып тамак туйдырып булмый. Районда ике зур татар авылы бар иде. Кайчандыр гөрләп торган Тузлыкуыш авылында бүген мәктәп юк. Бары тик татарлар күпләп яшәгән Мәтәүбаш авылында гына тугызьеллык мәктәп эшли. Туган телне гаиләдә сакларга кирәк диләр. Бездә күпчелек гаиләләрдә ата-аналар үзләре туган телләрен белми. Алар балаларын нәрсәгә өйрәтсен? Татар авыллары сүнгәч, мәктәпләр беткәч, гәзитләрнең тиражлары да бетә. Төрле яклап бетүгә барабыз.

"Бәләбәй хәбәрләре" басмасы
"Бәләбәй хәбәрләре" басмасы

Урысча чыгучы "Белебеевские известия" гәзитенең тиражы – 3 мең. Бу да зур сан түгел. Бу барыбызның да рухи бетүгә баруыбыз турында сөйлидер инде.

—​ Фестиваль сүнү тормыш сүнүне күрсәтә дигән дидегез. Шушы урында нокта да куеп булыр иде.

— "Өметсез – шайтан" диләр. Нокта куймыйк. Мондый форматта булса да фестивальнең узуы әйбәт. Чөнки болай дүрт телдә Русиянең башка бер генә төбәгендә дә мондый чаралар узмый. Кемнәрдер катнаша, илһамланып, канатланып кайтып китә. Икенчеләре ишетә, фестиваль аларны да кузгалырга мәҗбүр итә. Шуңа бөтенләй өметне өзәсе дә килми.

XS
SM
MD
LG